+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 сентябрь 2022, 05:20

«Саур-Могила» - җиңүчеләр буыны батырлыклары истәлеген торгызу

«Саур-Могила» мемориаль комплексын торгызу – җиңүчеләр буыны батырлыклары һәм каһарманнары, Донбассны нацистлардан азат итүчеләр, 1943 елның җәендә Донецк далалары өчен батырларча көрәшүчеләр турында истәлекне торгызу. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына билгеле опера җырчысы, Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков белдерде.

«Саур-Могила» - җиңүчеләр буыны батырлыклары истәлеген торгызу«Саур-Могила» - җиңүчеләр буыны батырлыклары истәлеген торгызу
«Саур-Могила» - җиңүчеләр буыны батырлыклары истәлеген торгызу

-Шушы көннәрдә миңа Донецк Халык Республикасында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча торгызылган «Саур - Могила» мемориаль комплексын ачу тантанасында чыгыш ясау бик зур дәрәҗә булды, - дип сөйләде Әскар Абдразаков. - Солдатларыбыз һәм Донбасс халкының йөзләренә карап, без тагын бер тапкыр Русиянең көче һәм куәте аның бердәмлегендә булуына һәм ярдәм кулы сузарга әзер булуына инандык.

Безнең республика Донбассны торгызуда актив ярдәм итә, гуманитар ярдәм күрсәтә.

Тиздән Уфада Башкртстан Республикасы көненә багышланган чаралар узачак, аның кысаларында 11 октябрьдә Совет мәйданында тантаналы рәвештә Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылачак.

Һәм мин ышанам ки, бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы елларында сугышкан яугирләребезгә рәхмәт символы булачак, ул яшьләребезне патриотик тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

«Саур-Могила»ны торгызу эшендә Башкортстаннан дүрт студент катнашты. Алар Бөре кооператив техникумында укый һәм студентлар төзелеш отрядында тора.

-Чынлыкта, без аларны җибәргәндә бик борчылдык, чөнки җаваплылык бик зур, һәм без егетләр куркыр дип уйладык. Ата-аналары да бик нык борчылган, әмма балигъ булганнар үзләре хәл иткәннәр, без барачакбыз, диделәр, - ди «Русия студент отрядлары» оешмасының Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Сухарева. – Дәүләт башлыгының тарихка зур игътибар бирүе мөһим. Хәзер махсус операция белән бәйле бөтен нәрсә безне берләштерә, «Саур-могила» төзелешендә катнашкан егетләр дә бик зур эш башкардылар. Оныкларына сөйләрлек нәрсә булыр, дип уйлыйм.

Владимир Путин торгызылган комплексны ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгатендә «Саур-могила» мемориаль комплексын торгызу – Донбассны үзләрен аямыйча азат иткән, 1943 елның җәендә Кызыл Армия һөҗүм башланганда иң мөһим плацдармга әверелгән борынгы Саур-кабер биеклеге өчен батырларча көрәшкән кешеләрнең хәтерен торгызу, дип билгеләп үтте.

- Һәйкәлне торгызуда мин ике ай булдым. Ул 1942 елгы сугышка багышланган. Һәйкәл җимерелгән, (аеруча солдат белән стела) Украина кораллы көчләре аны бомбага тоткан. Без килеп җиткәч, аны торгыза башладык. Бөтен Русиядән барлыгы 42 студент килгән иде, Башкортстаннан дүртебез бардык. Эшне тәмамлагач, минем горурлык хисе биләп алды. Безне урындагы халык мактады, сез булдырдыгыз дип әйттеләр. Бу минем беренче тәҗрибәм, – дип сөйләде һәйкәлне торгызуда катнашучы Илназ Фәүзетдинов.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас