+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Сентября 2022, 03:45

“Тары җире, киндер җире...”

Нефтекама шәһәрендә Җитен бәйрәме үтте.

“Тары җире, киндер җире...”“Тары җире, киндер җире...”
“Тары җире, киндер җире...”
Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар өчен нәрсә ул җитен? Туендыручы да, киендерүче дә, җылытучы да дип җавап бирер иде алар. Чөнки элекке буынның өстендә җитен сүстән тукылган кием, өстәлләрдә җитен орлыгыннан алган май булган. Шөкер, хәзер инде тукымачылык та алга киткән, табыннарбызда башка ризык та күп. Җитен чәчеп, аны эшкәртү мохтаҗлыгы юк та сыман, шуңа күрә дә бу традицияләр онытылып бара.

Нефтекама Милли-мәдәни үзәге һәм “Ак калфак энҗеләре” фольклор төркеме үз алдына җитен традицияләрен үстерергә һәм балаларга күрсәтергә дигән максат куйды. Быел яз аккалфаклыларның берсе – Римма Байморатова бакчасына җитен чәчелде. Орлыклар яхшы шытым биреп, җәй көне матур итеп чәчәк атты. Көзгә инде сабаклар озын булып күтә­релде, орлыклар тулышты. Һәм менә, ниһаять, җи­тенне сугар вакыт җитте. “Ак калфак энҗеләре” ансамбле кирәк-ярак белән коралланып, бакчага юнәл­де. Җырлы ансамбль җыр­сыз тора аламыни инде? Юл буе татар моңнары тынмады, хуҗабикәнең киң ачылган капкаларыннан да җырлап керде аккалфаклылар.
– Хуш килдегез, өмәче­ләр! Җитен өлгерде, көннәр матур торганда эшкәртергә кирәк, – дип каршы алды хуҗабикә кунакларны.
Уңган кулларга эшне бир генә! Менә өмәчеләр киндерне йолкырга тотынды. Аны урак белән урмыйча, кул белән йолкалар икән, болай иткәндә сабаклар озынрак килеш саклана. Чөнки сабаклар бик кирәк – алардан сүс аласы була.
Җитен үстерүне ан­самбльгә йөрүчеләрнең күбесе белә, биредә җит­меш яшьтән узганнар бик күп, алар сугыш елларын да, ачлыкны да күргән. Иң өлкән кеше – Акәби – яшьрәкләргә бу турыда сөйләп үтте.
– Җитен безгә Урта Азиядән килгән. Әби-бабайларыбыз җитен, киндер үстереп, көнкүрештә куллана башлаганнар. Беренче чиратта алар тукыма җитештерү өчен кирәк бул­ган. Тукыма булып кешене эсседән, салкыннан саклаудан тыш, бу үсемлекләрнең орлыгы 30-35 процент майдан тора. Әлбәттә, җитен, киндерне үстерү, эшкәртү мәшәкатьле, әмма үзен аклый, чөнки үсемлек калдыксыз – аның сабагы да, орлыгы да кулланыла. Җитен, киндер сабагы 30 процент файдалы җепсел­ләрдән, сүстән тора. Ә инде сүстән соңгы калдыклары черемәгә китә. Ә орлыгыннан май сыккач, калган чүбе маллар өчен ризык булып торган. Киндер, җитен маен, тукланудан тыш, буяулар һәм олиф ясау өчен кулланганнар. Бездәге табигать шартлары икесе өчен дә кулай булып, әле ХХ гасыр башларына кадәр җитен һәм киндер культуралары күп күләмдә чәчел­гән, – дип аңлатып китте Акәби.
Күпләр җитен белән киндерне бутый, ә сөйләмдә халык икесен дә бер исем белән – киндер дип кенә йөртә. Чынлыкта исә җитен – ул “лен”, ә киндер – “конопля”, икесе ике төрле культура.
Шушы түтәлләрдәге үсемлек ничек тукымага һәм майга әйләнә соң? Җитенне, орлыклары коелмасын дип, сак кына йолкырга кирәк. Сабакларны ике-өч атна суда тоталар, аннары киптерәләр. Арытаба талкыда йомшартып кагалар, аннары тарый­лар...
– Элегрәк авылларда сүс өмәләре була иде. Хатын-кызлар җыелышып, үз талкыларын алып, өмәгә килә иде, җырлый-җырлый сүс йомшарталар, агач килеләрдә төяләр, ягъни “киндер сөяген коялар”, кабыгын салдыралар. Аннан соң кат-кат тарыйсың. Беренче кат тараган сүс капчык сугарга, мүк белән кушып бүрәнә арасына кыс­тырырга, ә инде икенче кат тараганы тастымал, чаршау, ыштан сугарга китә иде. Иң соңгы таралган сүс ефәк кебек була, анысы инде сыйфатлырак, ул күлмәкләр сугу өчен тотыла. Каба ярдәмендә егәрләдек инде, – ди Акәби Лүзә Гомәрова.
Аның сөйләвенчә, җи­тен, киндер орлыгыннан май сыкканнар. Аны һәркем өендә дә эшли алган, шулай ук заводларга да илткәннәр. Өлкән кешеләр­нең җитен орлыгын төеп, шуңа май манып ашый идек, дип сөйләгәнен ишет­кәнем дә бар. Мондый май камырга кушарга бик тәмле иде, ди Акәби.
Ни кызганыч, хәзер бу традицияләр онытылган гына түгел, ә киндерне наркотик дип табып, үстерү дә тыела. Безнең ата-бабалар исә аның бары тик кирәкле, файдалы ягын гына күргән һәм кулланган.
Менә бит, кабып карауга да нинди тәмле ул җитен орлыгы! Җилдә җилгәртеп, савытларга җыелган орлыкны кулдан-кулга йөртеп тәмләп карадык!

– Моны суга җебетеп куеп, һәр көнне эчсәң, файдасы бик күп була, ди хуҗабикә Римма ханым. Ул яман шеш авыруын кисәтә, кан басымын төшерә, холестеринны киметә, шикәр диабетына каршы да файдалы икән.
Җитенне аккалфаклылар беренче ел гына үстерми инде. Узган ел “пробага” Миләүшә ханым бакчасында үстереп, шулай ук матур итеп җыйганнар иде. Инде менә тәҗри­бәләре зур, куллары уйнап тора, кем орлыгын кага, кем тарый, кем сабакларны җебетергә сала, кем былтыр алынган сүстән җеп эрли – барысы да эштә. Ә гармунчы Нәфисә ханым җырлап, күңелләрне дәр­тәндереп тора.
“Ак калфак энҗеләре”нә афәрин диясе генә кала. Халкыбызның йолаларын тергезүгә һәм саклауга зур өлеш кертә алар. Әле эш моның белән генә бетми: кышын ул Милли мәдәният­ләр үзәгендә, балалар бакчаларында дәвам итәчәк, бу эшләр нәниләргә, мәктәп укучыларга күрсәтеләчәк.
Менә шундый ямьле чара үтте Нефтекамада. Эштән соң күмер самавырында карлыган яфраклары салып кайнатылган тәмле чәйле табын артына җы­елды алар. Җыр-моң тынып тормады, халкыбызның борынгы җырлары чишмә булып агылды. “Җитен бәйрәме”н оештыручылар Римма Байморатова, Ми­ләүшә Җиһаншинага һәм өмәдә катнашкан бар аккалфаклылар – Лүзә Гомә­рова, Нәфисә Хөсәенова, Светлана Вәлиева, Илүсә Мәҗитова, Диләрә Рәхи­мова, Әнгыймә Ашимова, Рәфинә Минә­җетдиновага рәхмәтлебез. Шулай бергә булсак, бердәм булсак, халкыбызның матур тра­дицияләрен дә саклап калырбыз.
Матур эшләр, матур планнар белән яши Нефтекамада киң билгеле “Ак калфак энҗеләре” төркеме. Бергәләшеп җиләк җыярга, мәтрүшкәгә йөри­ләр, төрле чаралар үткә­рәләр. Әле менә тагы бер зур һәм кирәкле эшкә алындылар – чишмәне төзеклән­дерүгә. Аларның һәр эше, һәр чарасы ватанпәрвәр­лек, милли җанлылык, туган телгә, туган җиргә сөю белән сугарылган.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас