+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 сентябрь 2022, 03:35

Ташламалар сакланырга тиеш

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты “Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында” республика Законының 27 мәддәсенә үзгәреш кертү турында” закон проектын хуплады. Профильле комитет документны парламентның пленар утырышында соңгы укуда кабул итүгә тәкъдим итте.

– Закон проекты белән билгеле бер категория гражданнар өчен капремонтка взнослар буенча ташламаларның гамәлдә булуын озайтырга тәкъдим ителә, – дип шәрехләде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – 70 яшьтәге һәм аннан да өлкәнрәк торак милекчеләренә капиталь ремонт өчен взнос суммасының – 50 проценты, ә 80 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәкләргә 100 проценты күләмендә компенсация бирелә.

Ташлама аерым яисә эшләмәүче пенсионерлардан һәм I-II группа инвалидларыннан торган гаиләдә яшәүче эшләмәүче пенсионерларга бирелә. Гамәлдәге законнар буенча социаль ярдәмнең әлеге чарасының вакыты 2022 елда тәмамлана. Аны тагын ике елга – 2024 ел ахырына кадәр озайтырга тәкъдим ителә. Законны гамәлгә ашыру өчен республика бюджеты чыгымнары киләсе елда – 40,3, 2024 елда 44,9 миллион сум күләмендә планлаштырылган. – Законны үтәүгә киткән чыгымнар бюджетта киләсе өч елга каралачак, – диде Константин Толкачев. – Документ гражданнар тормышының тотрыклылыгын һәм социаль яклануын саклауга юнәлтелгән.

Ташламалар сакланырга тиеш
Ташламалар сакланырга тиеш
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас