

Бу хакта машина хуҗасы Лиана социаль челтәрләрдә язган. Аның сүзләренә караганда, ирләр балалар мәйданчыгы янында ату оештырган, нәтиҗәдә, пуля аның машинасына пассажир ягыннан эләккән. Хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә Октябрь проспектындагы бер ишегалдында автомобильгә зыян килү турында хәбәрнең 13 сентябрьдә 7нче полиция бүлегенә килгәнен белдерәләр.
Хәзер машинага зыян салучыларның шәхесе ачыклана, шаһитлардан полициянең якындагы бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
Фото:Ксения Калинина