+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 сентябрь 2022, 11:39

Бәхетле бул, Илмира!

БДУның Тарих һәм дәүләт идарәсе институты студенты Илмира Сәлимова Санкт-Петербургта узган «Невская краса-2022» Халыкара матурлык һәм талант конкурсы титулын яулады.

Бәхетле бул, Илмира!Бәхетле бул, Илмира!
Бәхетле бул, Илмира!

Бу хакта гүзәлебез болай ди:
"Мин, ярдәм сорап, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка мөрәҗәгать иттем. Аңа бик рәхмәтлемен! Ул миңа милли костюм тектерүгә булышты. Миңа конкурс өчен махсус рәвештә коляскада башкорт биюе куйдылар. Ул шулай ук миңа Питерны төрле яктан күрергә мөмкинлек бирде.

Онкология аркасында коляскага утырдым. Ләкин бу афәт түгел. Бу мине үз идеяләремне, мөмкинлекләремне тормышка ашыру планында тоткарларга тиеш түгел.

Дүрт стена арасында утырмаска! Коляскада булганда берни дә эшли алмассың дип уйламаска да кирәк. Юк, син булдырасың, теләгәнне эшләргә бөтен мөмкинлекләрең бар. Сездә энергия, ресурслар бар, алар күтәрелергә мөмкинлек бирүче эмоцияләр бирәчәк, үзеңне бөтен кеше кебек хис итәргә кирәк.

Барысы да югары дәрәҗәдә үтте! Мин әле барысы да, ниһаять, тормышка ашуга да ышанып бетә алмыйм. Мин моңа ике ел әзерләндем һәм, ниһаять, бу мизгел килде: минем таҗым үзем белән!"

Бәхет телибез Сезгә, Илмира!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас