+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 сентябрь 2022, 04:16

Изге китапны сатып баермы?

Уфада 2,5 миллион сумга 140 ел элек нәшер ителгән Коръән китабын саталар.

Изге китапны сатып баермы?Изге китапны сатып баермы?
Изге китапны сатып баермы?

Бушлай игъланнар сайтында 1882 елгы изге Коръәнне сату турында мәгълүмат чыккан. Пост авторы фикеренчә, изге китапны алу өчен 2,5 миллион сум түләргә туры киләчәк.

"1882 елгы Коръән - ата-анамнан мирас булып калган гаилә реликвиясе, гасырлар дәвамында догалар сеңдергән, яшенә карата, торышы яхшы диярлек", - дип язылган игъланда.

Кайбер социаль челтәр авторлары мирасны сатуга тискәре караш белдергән.

Кайберәүләр сатучыны аклаган, шунда узләре дә изге китап сату турында белдергән, хакын язган.

Ә сез бу гамәлгә карата нинди фикердә, дуслар?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас