+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 сентябрь 2022, 09:20

Красноусолда мөһим хезмәтнең үз бинасы булачак

15 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов Гафури районының Красноусол авылында янгын-коткару часте бинасын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Красноусолда мөһим хезмәтнең үз бинасы булачакКрасноусолда мөһим хезмәтнең үз бинасы булачак
Красноусолда мөһим хезмәтнең үз бинасы булачак

Утырыш эшендә республика ведомстволары һәм төзелеш эшләрен башкаручы подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, Красноусол авылында янгын-коткару депосын төзү Башкортстан Башлыгының «2024 елга кадәр Башкортстан Республикасын социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында» һәм «2030 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы территориясендә янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясе турында»гы указлары кысаларында каралган.

- Янгын-коткару частеның гамәлдәге бинасы 1937 елда төзелгән, 2011 елда авария хәлендә дип табылган. Башкортстан Хөкүмәте боерыгы белән янгын-коткару часте төзүне финанслау билгеләнде. Ике катлы яңа янгын-коткару депосының гомум мәйданы 1,5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Бүлекчәнең реакция зонасында 30 меңнән артык кеше яшәүче 96 торак пункт исәпләнә, - дип хәбәр итте вице-премьер.

Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар оператив эшне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

- Янгын-коткару частеның яңа бинасын төзү - республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе. Әлеге объектта хезмәтне МЧСның Башкортстан буенча Баш идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәсе алып барачак, – дип нәтиҗә ясады Ирек Сәгыйтов.

Объект төзелешен 2023 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас