+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Сентября 2022, 09:11

"Минем өчен дога кылыгыз..."

Киң билгеле җырчы Лайма Вайкуледа ямаш шеш авыруы тапканнар...

"Минем өчен дога кылыгыз...""Минем өчен дога кылыгыз..."
"Минем өчен дога кылыгыз..."

Күптән түгел Вайкуле "Стархит" басмасына интервью биргән һәм анда бер тапкыр яман шеш белән авырып, аны җиңгәнен әйткән. Тик җырчы авыруның кабатлану ихтималлыгы турындагы мәгълүматны кире какмаган, дип хәбәр итә басма.

Ул журналистларга турыдан-туры җавап бирмәгән, ләкин янә җитди сәламәтлек проблемалары булуын әйткән.

"Минем өчен дога кылыгыз! Мин сезгә рәхмәт әйтермен һәм бәхетле булырмын", - дигән ул.

Җырчыга сәламәтлек теләп калабыз!

Фото: "24сми" сайтыннан

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас