

23 июльдә Тимофей үзенең беренче туган көнен билгеләп үтте, шуннан соң әти-әнисе аны поликлиникага планлы медицина комиссиясенә алып китте. Соңгы вакытта малай кәефсез, начар ашый һәм йоклый иде. Әти-әнисе малайны эч авыртуыннан җәфалана, дип уйлаган.
- Тикшеренү вакытында табиблар күзләрендә сәер әйбер күрде, МРТ ясадылар. Тимофейда ретинобластома, яки күз челтәре яман шеше булуы ачыкланды. Кызганычка каршы, бу төр онкология кечкенә балаларда еш очрый, ләкин, әгәр авыру вакытында ачыкланса һәм операция ясалса, метастазаларның таралмавына бик зур мөмкинлек бар. Аннары протез күз куела һәм бала гадәти тормыш белән яши, - дип сөйли «Радуга добра» волонтеры Регина Биргулиева.
Тимофейны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә алып китәләр, ә 12 сентябрьдә малайга операция ясап, шешне алып ташлыйлар. Хәзер бала реанимациядә, әмма тиздән аңа тагын бер операция көтелә – инде протез урнаштыру буенча. Эш шунда, әгәр операция үзе түләүсез икән, гаиләгә протез бәясен түләргә туры киләчәк. Тик күпләргә бик аз тоелган 21400 сум да Жирухиннар гаиләсе өчен бик күп акча.
Сабыйга ярдәмгә «Радуга добра» волонтерлары килде һәм ярдәмгә акча җыю игълан итте. Әгәр дә сез балага булышырга телисез икән, 8(919)616-60-26 номерына бәйләнгән картага кулдан килгәнчә өлеш кертә аласыз (алучы Регина Фәнүс кызы Б., мотлак «Протез» тамгасы белән җибәрегез).