

Аның сүзләренә караганда, хәзер үк һәйкәл өчен тиешле мәйданчык сайлау эше башлана. Мөгаен, аны Уфада урнаштырырлар, шуңа күрә шәһәр халкының фикеренә колак салалар. Бераз соңрак скульпторлар арасында конкурс игълан ителәчәк. Урал Килсенбаев халыклар дуслыгы идеясе белән сугарылган скульптура булдыру тәкъдимен хуплавын ассызыклады.
"Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүгенге көндә бездән операциядә катнашучылар арасыннан Русиянең өч Герое - башкорт, удмурт, урыс милләте вәкилләре дип белдерде. Алар турында укыганда, аларның нинди батырлык кылганнарын таныйсың, чыннан да, безнең көчебезнең бердәм булуыбызда икәнен аңлыйсың. Бер отрядта, бер батальонда төрле милләт кешеләре була ала. Әмма аларның Ватаннары берәү генә", - диде Урал Килсенбаев.
Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Русия» төбәк бүлегенең киңәйтелгән утырышында Радий Хәбиров махсус операциядә катнашучы геройларга һәйкәл булдыру тәкъдиме белән чыкты. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, һәйкәл Ватанны иңне-иңгә терәп яклаучы халыклар дуслыгы идеясе белән бәйле булырга тиеш.
Фото: bashinform.ru