+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 сентябрь 2022, 17:05

"Иҗади мәйдан" проекты төньяк-көнбатыш районнар вәкилләрен берләштерде

16 сентябрьдә Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирасы елы кысаларында Агыйдел шәһәрендә "Иҗади мәйдан" исемле чираттагы комплекслы чара узды. Проектны оештыручы - «Бөтендөнья башкорт Корылтае (конгрессы)» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге. Чарада Бакалы, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Тәтешле, Чакмагыш, Яңавыл районнары һәм Нефтекама шәһәрләреннән делегацияләр катнашты.

"Иҗади мәйдан" проекты төньяк-көнбатыш районнар вәкилләрен берләштерде"Иҗади мәйдан" проекты төньяк-көнбатыш районнар вәкилләрен берләштерде
"Иҗади мәйдан" проекты төньяк-көнбатыш районнар вәкилләрен берләштерде

"Башкорт мәдәниятенең күпкырлы булуы аның күптөрлелегенә – илле башкорт нәселенә нигезләнә. Быелгы «Иҗади мәйдан" проекты да безнең потенциалны ачуга юнәлтелгән. Без "укытырга" барып кына калмыйча, районнар белән дә элемтәне җайга салабыз, – диде Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов. - Район мәдәният эшлеклеләре кино, рәсем сәнгате, театр, хореография һәм башка юнәлешләрнең заманча трендлары белән таныша. Шуның белән бергә республика һәм федераль дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге дә бар. Нәкъ менә шундый ике яклы агым мәдәниятебезне «бронзалаудан» саклый – бу безнең өчен башкорт җәмәгатьчелеге буларак стратегик бурыч”.

Чара кысаларында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә әлеге төбәктән чыккан атаклы кешеләргә багышланган күргәзмә узды. Пленар өлештән соң параллель рәвештә төрле юнәлешләр буенча ун мәйданчык эшләде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас