+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Сентября 2022, 08:40

Үзәктә – кышка әзерлек

Дәүләт җыелышы-Корылтайда парламент Президиумының илле дүртенче утырышы узды. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды. Президиум көзге сессиянең беренче пленар утырышын 22 сентябрьгә билгеләде һәм аның көн тәртибен формалаштырды.

“Башкортстан Республикасы торак фондының һәм коммуналь комплексының 2022-23 еллардагы көзге-кышкы чорга әзерлеге” темасына “Хөкүмәт сәгате” уздыру турында карар кабул ителде. Тема буенча фикер алышуда катнашуга республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты җитәкчеләре, Башкортстан Хөкүмәте вәкилләре чакырылачак. Беренче тапкыр карауга чыгарылган актуаль закон проектлары арасында

– “2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” республика Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты. Керемнәр һәм чыгымнар өлешендә бюджетка төзәтмәләр кертү планлаштырыла.

“Башкортстан Республикасының Конституцион судын гамәлдән чыгару турында” закон проекты беренче укуда карауга әзерләнде. Яңартылган Русия Федерациясе Конституциясе нигезендә Русиянең суд системасыннан субъектларның Конституцион һәм Устав судлары төшереп калдырыла. Алар 2023 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдән чыгарылырга тиеш. Шул ук вакытта төбәкләр Конституцион советлар булдыра алачак. Кайбер закон проектларын соңгы укуда кабул итү планлаштырыла.

Алар арасында “Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында” Башкортстан Республикасы Законының 8 мәддәсенә һәм “Урындагы үзидарә органнарына Башкортстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” республика Законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон бар. Документ белән 23 яшькә җиткән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак сатып алу өчен сертификат белән тәэмин итү тәкъдим ителә.

Шулай ук пленар утырышка Русиянең “Административ хокук бозулар турында кодексы”на үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Дәүләт думасына кертү буенча Дәүләт җыелышының закон чыгару башлангычы турында мәсьәлә дә чыгарылды. Закон проекты белән кара, төсле металл сыныкларын лицензиясез, яки лицензиядә каралган шартларны бозып әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим ителә. Көн тәртибенә барлыгы 40тан артык мәсьәлә кертелгән.

Үзәктә – кышка әзерлек
Үзәктә – кышка әзерлек
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас