

Бәйрәмнәр нәрсәдән башлана? Дөрес, идеядән һәм аны тормышка ашыру буенча планнан. Нефтекама шәһәренең чираттагы туган көнен Милли мәдәниятләр үзәге “Бәлешфест” бәйрәме белән каршы алырга уйлады һәм тиз арада аңа әзерлек эшләре башлады.
Үтәчәк бәйгенең кагыйдәләре әзерләнеп, урындагы телевидениедә һәм матбугатта игълан булу белән анда катнашырга теләүчеләрдән заявкалар килә башлады. Шул арада без спонсорлар эзләргә тотындык. Шәһәрдә үткән бер генә бәйрәмнән дә читтә калмаган эшкуар Әминә Гыйззәтова әлеге бәйрәмне күтәреп алды һәм иганәче булачагын белдерде, шулай ук “СМП банкы”ның Нефтекама филиалы директоры Гүзәлия Мусина, шәһәр Советы депутатлары Владимир Белоглазов, Рәлиф Гарипов, Антон Созыкин, Айрат Гыймалетдинов ярдәмгә килделәр.
Һәм менә бәйрәм көне килеп тә җитте! Якынча утыз-кырык кеше катнашыр, дип көтсәк, милли ашлар пешерергә теләүчеләрнең саны йөздән артып китте. Бу көнне шәһәрнең ял паркында иң тәмле, иң татлы бәйрәм үткәндер. Бәлешнең тәмле исләре бөтен тирә-якка таралган иде. Нинди генә төрләре юк иде аның бәйрәмдә: кабактан да, баланнан да, кәбестәдән дә, дөге белән йөземнән дә, ит белән бәрәңгедән дә, эчәктән дә...
Бәлеш кенә түгел, чарада урыс, башкорт, татар, мари, украин, удмурт, чуваш милли ашларының бик күп төрләре тәкъдим ителде. Бәйрәмдә иң актив катнашучылар нинди һөнәр ияләре булгандыр дип уйлыйсыз? “Бәлешфест”та иң актив катнашучылар балалар бакчалары хезмәткәрләре булып чыкты! Алар тарафыннан шундый ямьле, мул, бай табын әзерләнгән иде. Алардагы фантазия! Бәйрәмдә катнашкан 41, 43, 7, 31, 38, 22, 20, 11, 23, 6, 29нчы балалар бакчаларында шундый тырыш, уңган, актив, бай фантазияле тәрбиячеләр эшләвенә без бик шат. Мондый хезмәткәрләр балаларга да шундый тәрбия бирәчәк.
“Белем” полилингваль мәктәбенең, 17нче мәктәпнең өстәлләре дә матур итеп бизәлгән иде, укучылар туган телләрдә матур итеп үз өстәлләрен күрсәтте. “Белем” мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Азат Сәхиуллин бәйрәмнең иң яшь катнашучысы булды. Фестивальдә шулай ук шәһәрнең иң зур оешмалары — “НефАЗ” һәм “Искож” җәмгыятьләре катнашты, аларның презентациясе үзе бер театрлаштырылган тамашага әйләнде. Үзенең өстәле белән шәһәрнең күппрофильле колледжы да таң калдырды. Биредә пешекчеләр, кондитерлар әзерләү төркеме бар. Шулай ук колледж тегүчеләр әзерли. Үзләре теккән матур милли, сәхнә киемнәреннән булган укучылар кулындагы милли ризыклар тагы да тәмлерәк, матуррак күренде.
Шәһәрнең “Сугыш чоры балалары” җәмгыяте дә бәйрәмгә тематик өстәл әзерләгән иде. Солдат киемендәге осталар йолдызлар, кызыл канәферләр белән бизәлгән камыр ризыкларын тәкъдим итте. Аларның “Катюша” җырына жюри үзе дә кушылмый булдыра алмады. Тамашачылар да җырны күтәреп алды, шулай итеп бу өстәлнең презентациясе тирә-якны яңгыратты. Шәһәрнең удмурт милли-мәдәни үзәге дә бәйрәмгә бик матур итеп әзерләнгән иде. Аларның милли ашлар белән тулы өстәле фестивальнең яме булды.
Шәхси эшкуар Зинифа Умырбаева — шәһәр мәктәпләрен ашатучы эшкуар. Бәйрәмдә ул үзенең никадәр оста һәм күпкырлы булуын күрсәтте. Мондый оста куллылар әзерләгән табынны күреп, әти-әниләр дә тыныч сулап куйгандыр — димәк, балаларның сыйфатлы ризыгы өчен чын осталар җавап бирә.
Бу бәйрәмдә мин үземә олы бер ачыш ясадым: җырлый белүче кешеләр барысы да пешеренү осталары икән бит! Иҗат төркеме яңа гына Кырымда үткән “Мәйдан” халыкара фестиваленнән беренче урын яулап кайтты, ә бүген биредә бәйрәмне ямьлиләр. Илфания Лазова җитәкләгән бу фольклор төркеме — татар-башкорт җырларын саклаучы һәм халыкка җиткерүче, ә аккомпаниатор Альберт Садыев — кулларында гармунны сайратучы чын талант иясе. Бәйрәмнең тагын бер бизәге — “Яшь йөрәкләр” ансамбле. Гармунчы Рәүф Төхбәтуллин җитәкләгән бу төркемдә урта яшьтәге ханымнар булса да, күңел һич тә картаймаганлыктан, аларның ансамбле дә нәкъ шулай дип атала. Фәридә Шәйморатова, Флорида Борһанетдинова, Фаягөл Фәтхелбаянова, Сабира Закирова, Фируза Бәдамшинаның искиткеч җырлары — шәһәрдә үткән һәр чараның бизәге. Бу юлы кызлар һәрберсе нинди дә булса камыр ашы пешергән! Милли җырларыбызны саклап, башкарып килүче, милләтебезнең асылы булган “Яшь йөрәкләр”гә рәхмәт әйтәсе килә! Мари фольклор ансамбле “Пеледыш аршаш” шулай ук бәйрәмнең бер бизәгенә әйләнде. Ә “Дива” төркеме үзләрен афишаларда “65+” дип билгеләсә дә, җыр-бию белән дус яшәүче бу төркемнең яше һич сизелми — алар барысы да яшь, ә җитәкчеләре Зөлфия Ильясованың күңел матурлыгына таң калырлык. Ул әле, бу өлкән төркемнән тыш, инвалид балалар белән дә шөгыльләнә. Родион Гатауллин, Сережа Широбоков, Рудэн Габидуллин, Зөлфия Рахманова, Данир Мәһәдиевлар бу юлы да бәйрәмгә бай концерт программасы белән чыккан иде. Әфарин, диясе генә кала!
Калтасы районының татар милли-мәдәни үзәге икмәк пешерү күренеше белән тамашачыларны таң калдырды. Кучаш авылы клубы һәм китапханәсе ярдәме белән әзерләнгән бу йола табыннарга икмәкнең нинди юл үтеп килүен ачык күрсәтә иде: арыш уру, сугу, җилгәрү, тарттыру, камыр ачыту, икмәк салу — элек бу эшләр ничек кул белән башкарылса, калтасылылар моны ачык күрсәтте һәм кунакларны мичтән яңа гына чыккан җылы икмәк белән каршы алды. Районның татар үзәге җитәкчесе Резида Әсәдуллинага һәм Кучаш авылы артистларына мондый эшләрне башкарганнары өчен рәхмәтләрнең иң зурысын белдерәсе килә.
Менә шулай ямьле һәм үзенчәлекле үтте бәйрәм. Милли ашларны Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкаручы директоры Альбина Хәлиуллина җитәкләгән мәртәбәле жюри бәяләде. Нәтиҗәдә, 250дән артык милли аш арасында иң тәмле бәлеш һәм аның хуҗасы табылды. Бу югары исемне һәм “Бәлешфест”ның Гран-приен Калтасы районының татар милли-мәдәни үзәге исеменнән чыгыш ясаган Кучаш авылы мәдәният йорты төркеме яулады.
— Кул белән шушылай урак урулар инде тарихта гына калды. Авылларда хәзер икмәк салмаган кешеләр дә күп, ипине кибеттән генә сатып алалар. Бу күренешне начар димим, бары тик яшь буын да элек ата-бабаларның ничек эшләвен, ничек көн күрүен белсен, дип, шушы күренешне әзерләдек. Шөкер, борынгы гореф-гадәтләребез исән, югалмаган, — ди Кучаш авылы мәдәният йорты мөдире Нәфкать Исламов.
Нәфкать Сәлимгәрәй улы әлеге вазыйфада 1975 елдан бирле (!) эшли икән, районда ул иң озак эшләгән мөдир булып чыкты. Тормыш юлдашы Рәвия Хәләф кызы белән бергәләп, авылда мәдәнят учагын сүндерми яшәтә алар: берсе — оста гармунчы, икенчесе — сандугачтай матур тавышлы җырчы. Инде икесе дә пенсиядә, әмма яраткан эшләрен ташламыйлар, менә шундый матур тамашалар белән яшьләрне тәрбиялиләр.
— Нефтекама шәһәре хакимиятенә, мәдәният идарәсенә, шәһәрнең милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлнара Гыйлемхановага мондый бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәт. Алга таба да барлык милләтләрне берләштерүче шушындый чаралар үтеп торсын иде, — диде Гран-при хуҗасы Резида Әсәдуллина.
Нефтекамада икенче тапкыр үткән “Бәлешфест” бәйрәме халкыбызның никадәр милли җанлы булуын, элекке гореф-гадәтләребезне кадерләп саклавын, милли ашларыбызны зурлавын, шәһәр хакимиятенең милли темага игътибарлы булуын янә бер тапкыр ачык күрсәтте. Ә яшь, матур шәһәребез үзенең туган көнен тәмле, ямьле, җылы, җырлы бер бәйрәм белән билгеләде.
Бу көнне Юбилейный проспектында “Уңайлы шәһәр мохите” программасы буенча төзекләндерелгән яңа аллея ачылды. Ул халыкны матур, уңайлы ял зоналары белән сөендерде. Шулай ук яшьләр, өлкәннәр өчен программалар оештырылды, ә кичен зур сәхнәдә башкорт һәм татар эстрадасы артистлары, “На-На” төркеме концерты узды. Бәйрәм салют белән тәмамланды.
Гөлнара Гамилова.
Нефтекама шәһәре.