+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 сентябрь 2022, 10:25

Искиткеч күргәзмә ачыла!

18-22 сентябрьдә узачак «Транспорт һәм төзелеш» Беренче Халыкара конгрессы «Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» Бөтенрусия конкурсы кысаларында авыр йөк машиналары ярышларыннан башланачак.  

Искиткеч күргәзмә ачыла!Искиткеч күргәзмә ачыла!
Искиткеч күргәзмә ачыла!

Ике көн дәвамында, 18-19 сентябрьдә, «Уфа-Арена» мәйданында һөнәри осталыкта Русиянең 18 төбәгеннән 55 транспорт оешмасы вәкиле көч сынашачак.

20 сентябрьдә «Конгрессный» паркы территориясендә (Рубежная урамы, 178) ачыла торган «Движение вперед» күргәзмәсе «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы символы булачак.

Төзелеш һәм юл-транспорт тармакларының әйдәп баручы компанияләре үз экспозицияләрен тәкъдим итәчәк. Күргәзмәнең мәйданы - 17 500 квадрат метр. Уфа халкы һәм кунаклары 21 компаниядән — «КамАЗ», «НефАЗ», «ПО Техресурс», «АгроСпецТехника», «Уралмаш», «Акрос РБ», «Амкодор», «ГРУППА ГАЗ” идарә компаниясе», «Дортрансстрой», «Башкиравтодор», ”Башавтотранс” һәм башка җәмгыятьләрдән махсус техниканы күрә алачак.

Монда шулай ук ретроавтомобильләр күргәзмәсе урнашачак. "Конгрессный" паркына 20-21 сентябрьдә 09:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр килергә мөмкин булачак. Юл схемасы сайтта тәкъдим ителә: https://ufa-congress.ru

Мәйданга 226, 232, 277 санлы автобусларда барып җитәргә мөмкин булачак. Транспорт тукталышы — “Конгрессная”.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас