+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 сентябрь 2022, 15:40

Радий Хәбиров районнарны үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Хөкүмәт әгъзалары, республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре катнашлыгында семинар-киңәшмә үткәрде.  

Радий Хәбиров районнарны үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнаштыРадий Хәбиров районнарны үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты
Радий Хәбиров районнарны үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

Республика Башлыгы муниципалитетлар үсешенең урта вакытлы перспективада төп бурычларын билгеләде.

- Без бергәләп ил һәм республика тормышындагы глобаль проблемалар белән бәйле катлаулы чорда эшлибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Икътисадта, хезмәт базарында, Башкортстанның социаль өлкәсендә хәл тотрыклы. Шул ук вакытта заманча тенденцияләрне объектив бәяләү һәм төрле үсеш сценарийларына әзер булу мөһим. Муниципалитетлар өчен аеруча стратегик яктан мөһим булган бизнесның эшләвен игътибар белән күзәтегез. Республика килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.

Төбәк җитәкчесе искәртеп узганча, Башкортстанда сайлау циклына әзерлек башланды.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/157706.htm

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас