+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2022, 09:52

Ун бала ятим калган

Кропачево - Мәсәгуть - Ачыт автомобиль юлының 49нчы километрында булган юл һәлакәте бик күпләргә хәсрәт салды.

Ун бала ятим калган
Ун бала ятим калган

Салават районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тугыз бала анасыз калган. Кичә язуыбызча, һәлакәт 17 сентябрьгә каршы төндә булган.

Авария нәтиҗәсендә 35 яшьлек машина йөртүче һәм аның 37 яшьтән 44 яшькә кадәрге өч пассажиры һәлак булган.

Һәлак булган өч пассажир да Мәчетле авылында яшәгән. ВАЗ-2112 белән Ахун авылында яшәүче Әзиф А. идарә иткән. Ул автосервиста эшләгән, аның кечкенә улы бар. Ике үлгән пассажир - Янгантау шифаханәсендә, өченчесе кибеттә эшләгән. Гөлшат В.ның - дүрт баласы, Зәлифә Н.ның - өч балигъ булмаган баласы, Юлия А.ның олы улы һәм балигъ булмаган баласы ятим калган. Билгеле булганча, һәлак булучыларның барысы да бер урамда яшәгән.

Якыннарын югалткан гаиләләрнең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: