+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 сентябрь 2022, 08:45

Әгәр балалар креслосында утырмаган булса?

17 сентябрьдә Уфада җитди авария булган, анда 7 яшьлек кыз зыян күргән.

Әгәр балалар креслосында утырмаган булса?Әгәр балалар креслосында утырмаган булса?
Әгәр балалар креслосында утырмаган булса?
Бу хакта ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Перспектива урамында 27 яшьлек егет «Киа Спектра» машинасы белән идарә иткәндә каршы як полосадан килүче «Лада Гранта» белән бәрелешкән. Авариядә "Лада"ның 7 яшьлек пассажиры зыян күргән.

Бала баш җәрәхәтләре алган һәм дәваханәгә салынган. Баланың махсус креслода булуы билгеле. Әгәр креслода утырмаган булса, бу хәлләрнең ни белән тәмамлануы хакында уйлавы да куркыныч!

Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: bash.news сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас