+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2022, 12:41

Майны ашамаска тырышабыз да соң...

Коронавируска каршы тору өчен бу - иң кирәкле ризыкларның берсе.

Майны ашамаска тырышабыз да соң...
Майны ашамаска тырышабыз да соң...

Үпкәдә барлыгы 700 миллион альвеола бар. Алар кечкенә шар формасындагы бушлыклардан гыйбарәт. Аларның һәркайсы май белән яңарып тора. Без майлы азык ашаганда лимфалар аша май иң башта үпкәгә керә. Шуның өчен май иң кирәкле ризыкларның берсе булып санала.

Альвеола 90 процент майдан һәм 10 процент аксымнан тора. Әгәр май җитмәсә, альвеола шарчыклары үзара ябыша башлый, тын алу авырлаша, гипоксия башлана. Тын алганда ул таркала, аның урынына яңалары барлыкка килә.
Альвеола үпкәләрне вирус, бактерия, химик матдәләрдән дә саклый, аларны канга уздырмый. Ютәлләгәндә ул тышка бүленеп чыга.

Бүгенге катлаулы чорда май һәм майлы азыклар ашау, саф һавада булу, спорт белән шөгыльләнү аеруча кирәк.

Фото: foodnews-press.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: