

2003 елның октябрендә республикада яшәүче ир Төмәнгә акча эшләргә киткән. Тәүдә ул гаиләсе белән элемтәгә чыгып, аралаша, әмма ноябрьдә аның белән әнисе арасында низаг була. Бәхәсләрдән соң Игорь Уточкин элемтәгә чыгудан туктый, шуннан башлап гаиләсе аның турында бер хәбәр дә алмаган. Туганнары белгән бердәнбер мәгълүмат - Төмән өлкәсендә 2006 елда югалган кешегә төзелгән административ беркетмә.
Озак эзләгәннән һәм көткәннән соң, ирнең апасы полициягә гариза язган. 2014 елның октябрендә ул Русия Эчке эшләр министрлыгына җинаять эше кузгатуны сорап мөрәҗәгать иткән, тик аңа баш тартканнар. Шулай да полиция хезмәткәрләре эзләү эшен башлаган һәм аңа бәйле барлык чараларны үткәргән. Кызганычка каршы, Игорь Уточкин табылмаган.
Күптән түгел ирнең туганнары сөенечле хәбәр алган. Танышлары Уфа аэропортында югалган ирне күрүләрен хәбәр иткән. Әмма аларда фото, видео яисә башка документлар юк.
Ирнең буе - 175-180 сантиметр, ябык гәүдәле. Әгәр дә 10.02.1979 елда туган Уточкин Игорь Анатольевич турында белсәгез, Ольга Тюмченковага (ВКонтакте челтәре) хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Фото: prufy.ru