+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Сентября 2022, 10:36

Урман үсентеләрдән башлана

24 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр республикада «Яшел Башкортстан» акциясе узачак.

Урман үсентеләрдән башланаУрман үсентеләрдән башлана
Урман үсентеләрдән башлана

- Бу уңайдан башкаланы билгеләп үтәсе килә. Шәһәрдә «Яшел Башкортстан – Уфа» сайты эшли, анда яшәүчеләр шәһәрне яшелләндерү процессына актив кушыла, агачлар утырту урыннары турында үз тәкъдимнәрен кертә ала. Инде 500дән артык тәкъдим керде. Элек утыртылган урыннар турында мәгълүмат интерактив картага өстәлде. Без башлыкларга һәр муниципалитет буенча да шундый ук сайтлар ясарга тәкъдим итәбез", - диде бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова.

Шуның белән бергә, республика «Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясенә кушыла. Аның кысаларында узган акциядә урман массивларында 60 меңләп агач утыртылган инде.

- 24 сентябрьдән кайбер торак пунктларда эш дәвам итәчәк, - дип билгеләп үтте бу хакта урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас