+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2022, 05:05

Башкортстан - «Турсезонның яңалыгы»

"Ростуризм" безнең республиканы очраклы гына «Турсезонның яңалыгы» дип атамады. Быелның җиде ае нәтиҗәләре буенча Башкортстанга 1000 000 миллионнан артык турист килгән, ә тармакта түләүле хезмәтләр күләме 22 процентка арткан.



Бу хакта Андрей Назаров соицаль челтәрләрендәге сәхифәсендә яза.
"Бу инфраструктураны үстерү — юллар төзү, юл буе сервисы объектлары, глэмпинглар, шулай ук яңа алымны тормышка ашыру — туристларның мөһим тартылу урыннарын алга этәрү хисабына да мөмкин булды.
Төп проектлар - заманча «Шүлгәнганташ» музей комплексы, Тура-хан мавзолее янындагы Евразия күчмә цивилизацияләр музее, «Воскресенский заводы» арт-үзәге, Уфа крепосте һәм Уфа II шәһәрлеге.
Бу объектлар республиканың этнотуристик йөзен формалаштырачак. Истәлекле урыннарны безнең тарих этаплары — беренче кешеләр яшәү урыннары барлыкка килү, күчмә традицияләр формалаштыру, исламның үтеп керүе һәм таралуы, сәнәгать, шәһәрләр, сәүдә-һөнәрчелек үзәкләре тәкъдим итәчәк. Туристлар Башкортстанны Евразиянең мәдәни, дини һәм сәнәгать үзәге буларак формалашу юлын күрә алачак.
"Ростуризм" исәпләвенчә, илебездә туристлар агымының 10 прпоцент чамасы гына этнотуризмга туры килә, гәрчә сораштырылучыларның 88 проценты мондый турларда катнашырга теләк белдергән. Бу - үсеш сегменты, анда без алдынгы урыннарны ала алабыз, һәм тарихи-мәдәни йогынтыбызны киңәйтү өчен яхшы мәйданчык. Традицион көнкүреш һәм төрле чорлар белән танышу — digital detox турларының матур компоненты да, 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясендә билгеләнгән яңа юнәлеш. Кешеләр вакыт-вакыт атмосферага чумалар, гаджетлар, телефон сөйләшүләре һәм мәгълүмат тавышыннан ял итәләр. Этнотуризм авылда эш урыннары барлыкка килүгә, эшкуарлык үсешенә һәм урындагы агросәнәгать продукциясенә ихтыяҗ тудыруга этәргеч бирә. Без мультипликатив икътисади эффектка исәп тотабыз: гражданнарның керемнәре арта, производство киңәя, үсеш өчен этәргеч ала, шул исәптән инфраструктура объектларын ремонтлау һәм төзү хисабына да. Алдагы елларда илдә эчке туризм актив үсәчәк, һәм монда Башкортстанга кунакларны җәлеп итәрлек урыннар бар.

Фото: dailystorm.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас