+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2022, 12:45

"Бердәм Русия" балалар иминлеге федераль стратегиясе проектына тәкъдимнәр кертте

Стратегияне кабул итү - партиянең Халык программасы нигезләмәләренең берсе. Балаларның комплекслы иминлеге стратегиясе балаларның тормышын, сәламәтлеген, иминлеген саклауның нәтиҗәле коралы булырга, балалар иминлеге өлкәсендәге иң яхшы эшләнмәләрне берләштерергә, шулай ук куркынычларны фаразларга, алардан алда барырга һәм профилактикага эшләргә тиеш, дип ассызыклады «Бердәм Русия»нең аналарны, балаларны һәм гаиләне яклау комиссиясе башлыгы, партиянең Генераль советы секретаре урынбасары Анна Кузнецова, коммерция карамагында булмаган оешмалар һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр катнашлыгында үткән комиссия утырышында.

"Бердәм Русия" балалар иминлеге федераль стратегиясе проектына тәкъдимнәр кертте"Бердәм Русия" балалар иминлеге федераль стратегиясе проектына тәкъдимнәр кертте
"Бердәм Русия" балалар иминлеге федераль стратегиясе проектына тәкъдимнәр кертте

Бүген профильле ведомстволар тарафыннан зур эш алып барыла, дип өстәде ул. Әмма гаиләне һәм балачакны яклау буенча бердәм ведомство булмаганда бу мөһим мәсьәләдә эшне координацияләү кыенлаша.

"Стратегия федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә, чиктәш өлкәләр турында сөйләшкәндә, баланың иминлеге буенча җаваплы миссиясе буларак, конкрет структураны беркетергә тиеш", – дип ассызыклады ул.

"Әлеге стратегияне кабул итү, барыннан да элек, балаларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклау мөмкинлеге бирә торган инструмент булып хезмәт итә ала дип саныйм. Көн саен без балаларның төрле көтелмәгән хәлләргә эләгүе белән очрашабыз. Һәм бала белән эшләүче барлык структураларның һәм ведомстволарның тырышлыкларын комплекслы берләштерү әлеге мәсьәләне хәл итүгә җентекләбрәк якын килергә мөмкинлек бирәчәк. Әгәр барлык ресурсларны үз эчендә туплый торган бердәм орган булдырылса, бу безгә тагын да күбрәк балалар гомерен саклап калырбыз, ә ата-аналар җәмгыятенә аларның баласы һәм гаиләсенең нәтиҗәлерәк яклануын аңларга мөмкинлек бирәчәк. Һәм барлык эшләнгән төбәк тәҗрибәсе Комплекслы иминлек стратегиясе кысаларында безнең балалар һәм гаиләләр файдасына нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк", - дип шәрехләде Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина.

Фото: "Бердәм Русия".

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас