

«Лекторлар лигасы» конкурсының өченче сезонында катнашу өчен гаризалар җыю башланды, ул 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Теләсә кем үз көчен лектор сыйфатында сынап карый ала.
Урта һөнәри яки югары белемле, үз эшчәнлеге өлкәсендә уникаль белемнәре белән уртаклашырга әзер 18 яшьтән өлкәнрәк Русия гражданнары катнаша ала.
Конкурс сигез юнәлештә үткәрелә: экология һәм хәйриячелек, социаль-гуманитар фәннәр, карьера һәм бизнес, фән һәм технологияләр, табигый фән, медиа һәм маркетинг, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм зоология.
Бәйгенең беренче этабында катнашучыларны экспертлар советы бәяләячәк, анда дәүләт эшлеклеләре, иҗтимагый берләшмәләр, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, галимнәр һәм тикшерүчеләр бар. Ярымфиналга чыккан 400 катнашучы 20 минутлык лекция белән чыгыш ясаячак, аларны тыңлаучыларның ачык аудиториясе бәяләячәк.
«Лекторлар лигасы» финалы Мәскәүдә апрель аенда узачак. Җиңүгә дәгъва итүчеләр Мәскәүнең әйдәп баручы югары уку йортларынд чыгыш ясаячак. Җиңүчеләргә «Белем» җәмгыяте лекторы исеме, шулай ук мәгърифәтчелек контентын үстерүгә 500 мең сум күләмендә акчалата призлар биреләчәк.