

Игътибар иткәнегез бармы, җәмәгать транспортында эшләүче кайбер кондукторлар "Усаллык бәйге"сендә җиңү яулап килгәнгә охшаган. Әйтик, "Алга" картасында акча бетеп, хәзер салам, дип телефонга үрелсәң, аларның кайберләре көтә, ә кайберләре котырынып ябышырга тора. Билет хакындагы 5 сум өчен алар ата-анаң, әби-бабаңа кадәр барып җитәргә әзер. Бер төрлесе бала арбасы белән кергән аналарны яратмый. Акча өчен бала табасыз да, әллә кем буласыз, без баланы бушка таптык, янәсе. Үз колакларым белән ишетмәсәм, ышанмас идем...
Шундыйларның берсе инвалид балага кычкырынырга да тарсынмаган. Баланың әнисе сөйләвенчә, 13 сентябрь көнне ул 5нче санлы трамвайда китеп барган. Аның ДЦП белән чирле кызы, трамвай туктаган вакытта егылып китмәс өчен, бер генә минутка, дигәндәй, кондуктор урынына утырып торган.
“Кондуктор аңа торсын, урынымны пычратмасын дип кычкыра башлады, ә бит бу трамвай пассажирлары өчен тәгаенләнгән гади урын иде. Баланың өс киеме пөхтә иде. Бала адресына шулкадәр күп ямьсез сүзләр ишетергә туры килде, ул сүзләрне санап та бетерерлек түгел. Аның мыскыллауларын “Үзәк базар” тукталышында төшеп калганчы ирексездән тыңларга туры килде”, – ди әни кеше.
Уфаның электр транспорты идарәсендә бу хәлне тикшерәчәкбез дип белдерәләр.
Хөрмәтле кондуктор апалар! Беләбез, сезнең арада изге күңелле кешеләр дә бихисап. Эшегез авыр, хезмәт хакы да сез теләгәнчә түгелдер. Әмма, әйдәгез, адәм арасында адәмчә булыйк инде! Әнә инвалид, яисә балалы аналарга тәгаенләнгән урынга бер дүсмәт менеп кунаклаган да, телефонына кадалган. Аның янында кәрзин тоткан әбекәй басып торганын "күрми". Аны кузгатырга усаллык җитәрлекме? Менә кайда мәсьәлә...