+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2022, 11:13

Юлда янә өч кешене югалттык...

Аллаһ сакласын!

Юлда янә өч кешене югалттык...Юлда янә өч кешене югалттык...
Юлда янә өч кешене югалттык...
Башкортстан дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, бер тәүлек эчендә республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә өч кеше һәлак булган.

Әйтик, Балакатай районында Ургала - Злоказово автомобиль юлының 6нчы чакрымына 39 яшьлек ир мотоцикл белән идарә итә алмаган һәм юл читенә чыгып очкан. Ир-егет агачка бәрелгән һәм, җитди җәрәхәтләр алып, һәлак булган. Шул ук вакытта һәлак булган кешенең транспортка документлары юк.

Мәчетле районында Алегазово-Олы Кызылбай автомобиль юлының 2нче чакрымына 42 яшьлек машина йөртүче кюветка төшеп киткән. Машина капланган. Шофер шунда ук үлгән. Шуны билгеләргә кирәк, ирнең машина белән идарә итү таныклыгы булмаган.

Әбҗәлил районында «Митсубиси ланссер» машинасында 25 яшьлек егет 48 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүле тәүлекнең караңгы вакытында машина йөрү өлешенә кинәт килеп чыккан. Зыян күрүче күпсанлы җәрәхәтләр алган һәм үлгән. Беренчел мәгълүмат буенча, җәяүле исерек булган.

Фото: bash.news


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас