+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 сентябрь 2022, 09:00

"Ашыгыч ярдәм" ярдәмгә ашыкканмы?

Уфада "Меркурий" сәүдә үзәге янганда бер өйсез кеше эпилепсия өянәгеннән егылган.

"Ашыгыч ярдәм" ярдәмгә ашыкканмы?"Ашыгыч ярдәм" ярдәмгә ашыкканмы?
"Ашыгыч ярдәм" ярдәмгә ашыкканмы?

Социаль челтәрләрдә дөнья күргән бу фото астындагы язма күпләрне битараф калдырмады. Анда Уфада яшәүче хатын-кыз бу йортсыз кешенең өянәге тотып асфальтка егылуы, ә "Ашыгыч ярдәм" хезмәте аны карарга килмәве турына язган иде.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле фельдшерга юл хезмәте хезмәткәре мөрәҗәгать итүен, төгәл урынны аңлатмыйча, «кемгәдер начар» дип кенә әйтүен хәбәр итте.

Авыруны табиб күрмәгән, диспетчерлыкка төгәл адрестан мөрәҗәгать булмаган. Әмма моңа кадәр бу хакта язучыны әлеге җавап тынычландырмаган.

"Анда бу урынга кадәр ике адым иде, бу нинди хәл!!! Ике адымда булган "ашыгыч ярдәм"гә тагын нинди чакыру кирәк?!" - дип яза ул.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле күрсәтмәнең төгәл урыны булмавын кабат хәтергә төшерә. Ашыгыч медицина ярдәме чакырткан кеше бу урыннан киткән һәм кире әйләнеп килмәгән. Кабат чакырту булмаган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас