Башкортстан Республикасы МФЦ 22 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәренең рәсми аккаунтында "МФЦ офислары аша догазификациягә заявка рәсмиләштерү" темасына туры эфир үткәрәчәк.
Туры эфирда газлаштыру программасының өстенлекләре, мөрәҗәгать иткән көнне нинди торак пунктларның программага эләгүен, газлаштыру программасына эләкмәгәннәрне зәңгәр ягулыкка ничек тоташтыруларын һәм шәхси торак йорт бакчачылык ширкәте чикләрендә урнашкан очракта программадан файдаланырга мөмкин булу-булмавын күрсәтүче документлар пакеты турында фикер алышачаклар.
Алга таба карау өчен эфир язмасы сакланачак. Катнашу бушлай. Онытмагыз, иртәгә 12.00 сәгатьтә!
Фото: uvao.mos.ru