Кичә Русия Дәүләт думасы пленар утырышта Русия Җинаять кодексына төзәтмәләр кертүне хуплады.
Төзәтмәләр тексты нигезендә, Җинаять кодексында кайбер пунктларда «Кораллы конфликт, яки хәрби гамәлләр шартларында» сүзләре «мобилизация, яки хәрби хәл чорында, хәрби вакытта яисә кораллы конфликт, яки сугыш хәрәкәтләре шартларында" сүзләренә алмаштырыла.
Хәрби хезмәткә каршы җинаятьләр кылганда хәлне авырайтучы гамәлләр исемлеге төзәтмәләр белән тулыландырыла. Әгәр мондый җинаятьләр кораллы конфликт яисә хәрби гамәлләр шартларында гына түгел, ә «мобилизация, яки хәрби полжение чорында, хәрби вакытта» кылынса, тагын да катырак җәза биреләчәк.
Хәрби хезмәткә каршы җинаятьләргә хәрби боерыкны үтәмәү, хәрби хезмәт начальнигына каршы тору, хезмәт урынын үз теләгең белән калдыру, дезертирлык, хезмәттән качу, хезмәт кагыйдәләрен бозу, хәрби милекне югалту керә.
Моннан тыш, запастан хәрби җыеннарга чакырылган кешеләр хезмәт урынын калдырган өчен контрактниклар белән бертигез җинаять җаваплылыгына тарттырылачак.
Үз теләге белән әсирлеккә бирелгән өчен, төзәтмәләр нигезендә, 3 елдан алып 10 елга кадәр, мародерлык өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Федерация Советы бу төзәтмәләрне бүген үк карарга җыена.
Депутат Андрей Картаполов билгеләп үткәнчә, Дәүләт думасы тарафыннан законнарга кертелгән төзәтмәләр мобилизация була дигәнне аңлатмый. Депутат билгеләп үткәнчә, Русия Президенты Владимир Путин да матбугат секретаре Дмитрий Песков аша берничә тапкыр мобилизация игълан итмәячәген белдерде.
Фото: мк.ру