+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 сентябрь 2022, 04:00

“Роскачество” “Хагги Вагги” уенчыкларын тикшерәчәк

Ведомство балалар психикасы өчен әлеге уенчыкларның никадәр куркынычсыз булуын билгеләргә җыена. Экспертиза үткәрүнең сәбәбе - ата-аналарның уенчыкларның балалар психикасына йогынтысы турында борчылуы. Ә сез балаларыгызгы шундый куркыныч уенчыклар аласызмы?

“Роскачество” “Хагги Вагги” уенчыкларын тикшерәчәк“Роскачество” “Хагги Вагги” уенчыкларын тикшерәчәк
“Роскачество” “Хагги Вагги” уенчыкларын тикшерәчәк

“Популяр образлар катнашкан балалар өчен уенчыкларның ата-аналарны борчый торган ике нигез бар. Беренчедән, уенда кансыз монстрлар булган персонажларга нигезләнгән. Бала реаль тормышта үтерүче уенчык белән уйнау сценарийларын кабатлый ала, шуңа күрә экспертиза вакытында бу балалар психикасына ничек тәэсир итә алуын ачыклау мөһим. Икенчедән, теләсә нинди популяр уенчык кебек үк, моның кыйммәтле һәм арзанлы аналоглары да бар, аларның сыйфаты җитди сораулар тудыра”, — дип билгеләп үтте Русия Дәүләт думасы депутаты Татьяна Буцкая.

Сәүдә челтәрләрендә, маркетплейсларда һәм онлайн-кибетләрдә сатып алынган 20 сәүдә маркасы уенчыклары экспертиза объекты булачак. Белгечләр эшләнмәләрне куркынычсызлык, яну һәм ныклык буенча тикшерә. Товар шулай ук психологик-педагогик бәя алачак. Тикшеренү нәтиҗәләре 2022 ел ахырында бастырылачак, дип хәбәр итә rbc.ru.


Фото: rbc.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас