Башкортстан "Росреестр"ы тарафыннан «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында төбәктә «Төзелеш өчен җир» проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышында карау өчен 34 яңа җир участогы тәкъдим ителгән (Уфа шәһәре – 13, Уфа районы – 7, Белорет районы – 4, Бәләбәй – 5, Благовещен – 5). Шулай ук, бер участокны Стәрлетамак шәһәре хакимияте тәкъдим итте.
Бу хакта Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген Башкортстанда торак төзелешен үстерү потенциалы булган җир кишәрлекләре сыйфатында республиканың 15 шәһәрендә 7 миллион квадрат метр территория белән 80 җир участогы билгеләнгән. Шулардан 7 участок торак төзелеше өчен әйләнешкә кертелгән, ә барлык территорияләр буенча мәгълүмат кадастр картасында күрсәтелгән һәм кызыксынган кешеләр аны карый ала»,— диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
Үткәрелгән киңәшмә барышында Уфа, Белорет, Бәләбәй, Благовещен шәһәрләрендә һәм Уфа районнарында урнашкан, гомум мәйданы миллион квадрат метрдан артык булган 15 яңа җир участогын төзелеш өчен перспективалы территорияләр исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.
"Төзелеш өчен яраклы җир кишәрлекләрен ачыклау эше республика торак базарында тотрыклылыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Аманбаев.
Исегезгә төшерәбез, «Төзелеш өчен җир» проекты Русия Премьер-министры Михаил Мишустин кушуы буенча «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.