+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 сентябрь 2022, 10:49

Яңа ел бәйрәмен үткәрү буенча шау-шу туган

Чананы җәйдән үк әзерләргә кирәк.

Яңа ел бәйрәмен үткәрү буенча шау-шу туганЯңа ел бәйрәмен үткәрү буенча шау-шу туган
Яңа ел бәйрәмен үткәрү буенча шау-шу туган

Благовещен шәһәрендә яшәүчеләр Радий Хәбировтан бәйрәм мәсьәләсендә ярдәм итүләрен сорый. Алар үз мөрәҗәгатьләрен «ВКонтакте»да аның битендә калдырган.

Депутат Сергей Жуков шәһәр халкы исеменнән республика Башлыгыннан район хакимияте каршындагы мәйданда Яңа ел шәһәрчеген урнаштыруда ярдәм итүләрен сораган. «Бу мәйданда Яңа ел бәйрәме 30 елдан артык үтте, хәзер биредә чыршы урнаштырмас өчен төрле сәбәпләр табалар. Бу - безнең традиция. Благовещен түрәләре җаваплылыкны үз өстенә алырга теләми һәм баш тарту өчен төрле сәбәпләр таба, аларның күбесе - ялган. Кешеләргә ярдәм итүегезне сорыйм", - дип язган ул.

Бик күп шәһәр кешеләре шундый ук шикаятьләр язган. Әйтик, бер комментатор район башлыгының берничә ел үз ишегалдында Яңа ел чыршысын яшерүен һәм аны хакимият мәйданында урнаштырырга теләмәвен белдергән. "Чыршы һәм боз шәһәрчеген район хакимияте каршындагы мәйданга кайтарыгыз. Бу озак еллар Благовещен шәһәренең традициясе булды, хәзер аны юк итәләр. Нигә?" – дип яза башка комментаторлар.

Фото: ufacitynews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас