+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь , 20:55

Чәчәк урынына — яшелчә-җимеш гөлләмәләре

Кырмыскалы районының Үтәгән авылында беренче тапкыр Кабак фестивале узды.

Чәчәк урынына — яшелчә-җимеш гөлләмәләре
Чәчәк урынына — яшелчә-җимеш гөлләмәләре
Бу бәйрәмне үткәрү өчен Үтәгән авылы юкка гына сайланмагандыр. Искиткеч күркәм табигать кочагында, ямьле Агыйдел буенда урнашкан авылда элек-электән халык җир эшкәртеп, иген үстереп, бакчачылык белән шөгыльләнеп көн күргән. Колхозларның көчле чагында биредә яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары гөрләп торган. Шул ук вакытта бәләкәй генә авыл язучы һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Роберт Баемов, Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов кебек күренекле шәхесләрнең туган төяге дә. Хатын-кызлар арасында тәүге Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырова да шушы авылга кияүгә чыгып, колхозда эшли, шикәр чөгендере үстерүне тәүгеләрдән булып башлый. Шуңа авыл кешеләренең данлыклы традицияләрен дәвам итеп, һәм республика Башлыгы Радий Хәбировның: “Һәр төбәкнең үз фестивале булырга тиеш”, дигән сүзләрен исәпкә алып, Үтәгән халкы Кабак фестивале үткәрергә карар иткән.

Әлбәттә, нинди генә бәйрәм дә ныклы әзерлек таләп итә. Менә үтәгәнлеләр дә бу бәйрәмгә иртә яздан ук әзерләнә башлаган. Барлык авыл халкын бер­ләштерүче бәйрәм үткәрү идеясе белән 2019 елда авыл старостасы итеп сайланган Дилара Кудайгулова күптән яна. Узган елда ул авылның актив кеше­ләреннән инициатив төркем төзи. Шушы авылда туып-үскән, бүген Уфа шәһә­рендә яшәүче һәм “Китап” нәшриятында эшләүче Айрат Искән­дәров та чараны оештыруга күп көч сала. Әзерлек чикләрендә ул социаль челтәрләрдә дә авылдашларының фикерен белү өчен төрле сораштырулар үткәрә. Ә бу көнне ул җыелучыларга хашлама әзерләү буенча осталык дәресе күрсәтте.
Бердәм көч белән оештырылган бәйрәм анда катнашучыларның һәммә­сенә онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, республиканың урман хуҗа­лыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин һәм башка бик күпсанлы кунаклар да үзләренең соклануын яшерә алмады. Әлфир Фәрхәт улы эшсөяр­лекләре белән аерылып торган Үтәгән авылы халкына шундый күләмле чара оештырулары өчен рәхмәтен җиткерде. Шикәр заводы төзелгәч, бу якларның җирләрендә, аеруча шикәр чөгендере үстерүдә, рекордлар куелуын һәм бүген дә күркәм йолаларның дәвам итүен билгеләде. Илгиз Лирман улы да мондый бәйрәмнәрнең безнең республика халкының киң күңелле, кунакчыл булуын, бердәмлеген чагылдыруын ассызыклады һәм киләчәктә “Кабак-фест”ны республика дәрәҗәсенә чыгарырга тәкъдим итте. Яңа Кыешкы авыл биләмәсе башлыгы Фидан Миңнегалиев та чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Бу чара авыл халкының бердәм­леген, уңганлыгын чагылдыра, күркәм эшләрен башкаларга күрсәтергә мөм­кинлек бирә, диде ул. Әлбәттә, әлеге чараны оештыруга зур өлеш кертүчеләр лаеклы бүләкләрен дә алды. Айрат Искәндәров, Хәтмулла Бикташев, Дилара Кудайгулова, Тәлгать Байназаров – район, ә Рәвилә Баемова, Гөлгенә Батталова, Рима Әбделманова, Рәмзит Галиәкбәров, Мөнәвәрә Ишкарина авыл биләмәсе хакимиятләренең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Чараны оештыруда иганәчеләрнең ярдәме дә бәһалап бетергесез. Шундый изге күңелле кешеләрнең берсе – авыл биләмәсендәге һәм Үтәгәндәге байтак чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Радик Йөзлекбаев исеменә иң ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
Ә бәйрәм, чынлап та, киң колач алды.
Авылда яшәүчеләр һәм килгән кунакларның күргәзмә мәйданчыгын тиз генә урап чыгармын димә. Төрле формадагы, зурлыктагы кабакларга карап күзләр камаша. “Шулай да була икән?” Күргәзмәдә йөрүчеләр ирексездән үз-үзләренә шундый сорау бирә. Ә кул эшләре, ризыклар! Аларның барысы да кабак белән бәйле. Нинди генә ризыклар әзерләмәгәннәр: кайнатма, сут, ботка, кыстыбый, коймак, манты, өчпоч­мак. Кабакны киптереп чәй дә ясап була икән. Рәүфилә Хәсәнова, Гәүһәр Моталлапова, Венера Заһидул­лина, Лариса Баемова, Рәвилә Баемова һәм башка уңган хуҗабикәләр сәла­мәт­лек өчен файдалы һәм бик тәмле ризыкларның рецептлары белән ихлас уртаклашты.
Бәйрәмдә башка районнардан да катнашучылар күп булды. Аларның һәммәсен бу авыл белән дуслык, туганлык җепләре бәйли. Чакмагыш районының Имәнлекул авылыннан килгән Индира һәм Илшат Арслановларны бирегә гаилә дуслары чакырган. Алар мөгезле эре мал, кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә. Алар кунакларга шашлык тәкъдим иттеләр. Гафури районыннан Рәсимә һәм Азат Маннановлар да танышлары аша ишетеп килгән. Бу гаилә менә инде биш ел ныклап кәҗә сөтеннән каймак, кымыз, сыр, эремчек һәм башка төрле ризыклар җитештерә. Эшләрен киңәйтү өчен дәүләт ярдәме дә алганнар. Шуңа төрле шәһәр-районнардагы сәүдә нокталарыннан тыш, ярминкәләргә, бәйрәм чараларына да йөриләр һәм үзләренең продукциясен тәкъдим итәләр. Әлеге бәйрәмдә дә аларның өстәле янында халык күпләп җыелды. Сатып алыр алдыннан ризыкларны тәмләп карарга да мөмкин иде. Гөлнәзирә Баһаветдинова шушы авылдан. Ике улының гаиләсе дә Үтәгәндә төпләнеп, күпләп мал тотып яшиләр. Үзләреннән артканын авылдашларына саталар. Бу эштә әниләре дә аларга ныклы ярдәм итә.
Хәтта әлеге чарада катнашкан билгеле артист Фидан Гафаров, шагыйрь Рамил Чурагулов, “Аргамак” этно-рок төркеме һәм аның солисты Ринат Рамазанов, Малай авылы егете Илнур Ишембаев та Үтәгән белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа Кабак фестиваленә үзләренең чыгышлары белән ямь өстәделәр. Фидан Гафаров билгелә­венчә, дусты Әхәт Хөсәеновның туган авылына ул студент чакларында еш кайтып йөргән. Ә Рамил Чурагуловның Үтәгәнгә багышлап язылган җыры да бар.
Фәрит Яхшыгулов җитәкчелегендәге “Яшь күңелләр” ансамбле, Архангель районының Көмәрле авылыннан килгән “Кайнавык” фольклор ансамбле дә моңлы күчтәнәчләрен тапшырды. Авылның үзешчәннәрен берләштергән “Агыйдел сылулары” ансамбле мондый бәйрәмнән читтә кала аламы соң?! Ә рәхмәтле тамашачылар артистларга чәчәкләр урынына яшелчә-җимеш гөлләмәләрен бүләк итте.
“Кабак-фест” бик үзенчәлекле һәм бай эчтәлекле булды. Кабакны файдаланып төрле спорт уеннары: җәядән ату, чиләкләргә кабак салып йөгерү кебек ярышлар да оештырылды, теләге булганнар кабаклар белән бизәлгән арбага утырып, мәйданчык буйлап атта йөрде. Кунакларның һәммәсе дә зур казанда пешерелгән пылау һәм, әлбәттә, кабактан ясалган төрле-төрле һәм бик тәмле ризыклар белән сыйланды.
Һәм, ниһаять, бәйрәмнең җиңүчелә­рен билгеләү вакыты да килеп җитте. Иң зур һәм үзенчәлекле кабакны кем үстергән икән? “Иң зур кабак” номи­нациясендә Рима Әбделманова бүләкләнде. Әлеге кабакның диаметры – 165 сантиметр. Иң авыр – 25 килограмм тарткан кабакны Айрат Искән­дәров үстергән. Ә иң үзенчәлекле кабаклар Рәвилә Баемованың бакчасын үз иткән.
Күмәк көч белән оештырылган чараның җимеше дә бик татлы килеп чыкты. Иң мөһиме, мондый бәйрәмнәр динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, халыкны берләштерү максатын да күз уңында тота. Шуңа “Кабак-фест” киләсе елларда да үткәрелеп, озын гомерле булсын иде!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Чәчәк урынына — яшелчә-җимеш гөлләмәләре
Чәчәк урынына — яшелчә-җимеш гөлләмәләре
Чәчәк урынына — яшелчә-җимеш гөлләмәләре
Чәчәк урынына — яшелчә-җимеш гөлләмәләре
Чәчәк урынына — яшелчә-җимеш гөлләмәләре
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в