+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 сентябрь 2022, 05:03

Хакимият башлыгы урынбасары тоткарланган

Тикшерү органнары тарафыннан аңа чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Хакимият башлыгы урынбасары тоткарланганХакимият башлыгы урынбасары тоткарланган
Хакимият башлыгы урынбасары тоткарланган

Краснокама районы башлыгы урынбасары ришвәт алганда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 20 сентябрьдә районның авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Нефтекаманың күпләп сату базасы территориясендә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсенең оператив хезмәткәрләре тарафыннан законсыз акчалата түләү өлешен алганда тоткарланган.

Элегрәк 35 яшьлек түрә, җир кишәрлекләре бирү вәкаләтләре булмаган килеш, 38 яшьлек нефтекамалыдан ком чыгару буенча карьерны законсыз эшкәртү мөмкинлеге өчен законсыз рәвештә 200 мең сум күләмендә акча таләп иткән.

Башкортстан буенча Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсенең районара бүлеге материаллары буенча, Русия тикшерү комитетының төбәк булекчәсе 35 яшьлек чиновникка карата вазыйфалы кеше тарафыннан зур күләмдә ришвәт алу турында җинаять эше кузгатылган. Тикшерү органнары тарафыннан аңа чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас