"Ил җитәкчесенең йөкләмәсе белән бәйле рәвештә безнең республикада берничә чара эшләнде:
- оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә гражданлык продукциясен хәрби продукциягә үзгәртү. Гомумән, республика оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре буенча хәрби продукция җитештерү күләме узган елда 150 процентка арткан;
- оборона-сәнәгать предприятиеләренең җитештерү күләмнәрен арттыруга юнәлтелгән инвестпроектлар Сәнәгатьне үстерү фонды аша бара торган ярдәм чараларын күрсәтүдә өстенлекле юнәлеш булып тора;
- Башкортстанда формалаша торган сигез кластерга кергән оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре 2023 елның 1 гыйнварыннан кертелә торган ярдәм чараларына исәп тота ала;
- кадрлар мәсьәләсен хәл итү. Бүген УМПО (2 меңгә якын кеше), КумАПП (300) һәм башкалар өчен эшчеләр җитешми.
Моның өчен нәрсә эшләнә?
"Ростех"ның "ОДК-УМПО" базасында эшләүче производство-укыту үзәге хәзердән үк республика предприятиеләре өчен иң кирәкле эшчеләрне: токарьларны, фрезеровщикларны, программа белән идарә итүче станок операторларын әзерли. Үзәкнең әзерләү сәләте - елына 2000 кеше. Бу күрсәткеч артачак. Моннан тыш, монда республика колледжлары студентлары өчен практика узу планлаштырыла, аларда машиналар төзелеше тематикасы бар.
️ ️ Эшче һөнәрләргә вузларда бюджет урыннары санын арттыру буенча чаралар күрелә.
Республика Башлыгы тарафыннан сәнәгать предприятиеләренә хезмәткәрләр өчен тулай тораклар төзү, яки тапшыру турында карар кабул ителде.
Хәзерге вакытта республикада дәүләт оборона заказын үтәүче 18 предприятие бар. Шуларның 14е оборона-сәнәгать комплексы реестрына, шул исәптән "Ростех" структурасына керә", - дип язган сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.