

Башкортстанның Баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, авария Кропачево – Мәсәгуть – Әчит автомобиль юлының 49нчы километрында булган. “ВАЗ-2112” руле артындагы водитель борылышта машина белән идарә итә алмаган һәм баганага килеп бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә 35 яшьлек машина йөртүче һәм аның 37 яшьтән 44 яшькә кадәрге өч пассажиры һәлак булган.
Һәлак булган өч пассажир да Мәчетле авылында яшәгән. “ВАЗ-2112” белән Ахун авылында яшәүче Әзиф А. идарә иткән. Ул автосервиста эшләгән, аның кечкенә улы бар. Ике үлгән пассажир – Янгантау шифаханәсендә, өченчесе кибеттә эшләгән. Гөлшат В.ның – дүрт баласы, Зәлифә Н.ның – балигъ булмаган өч баласы, Юлия А.ның олы улы һәм балигъ булмаган баласы ятим калган. Билгеле булуынча, һәлак булучыларның барысы да бер урамда яшәгән.
Бу вакыйга бөтен республиканы тетрәндерде. Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов “ВКонтакте” челтәрендә авариядә һәлак булган өч хатын-кыз һәм водительнең туганнарының кайгысын уртаклашты.
“Узган ялларда безнең районда коточкыч фаҗига булды. Ахун авылы янында Кропачево – Мәсәгуть – Әчит автомобиль юлында водитель бетон баганага барып бәрелү сәбәпле, 3 пассажир һәм водитель үзе шунда ук һәлак булганнар. Берьюлы 4 гаиләгә шундый зур кайгы килде. Хатын-кызлар Мәчетле авылыннан иде, водитель – Ахун авылыннан. Мәрхүмнәрнең ата-аналарының, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашам, – дип язган муниципалитет башлыгы һәм барысын да юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырган. – Юлда тиз арада карарлар кабул итә алыр өчен тизлекне киметегез. Уйланмаган манёврлар башкармагыз, алар коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Юлларда, зинһар, игътибарлы булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!”
Мәчетле районында Әлегәз – Олы Кызылбай автомобиль юлының 2нче чакрымында 42 яшьлек машина йөртүче кюветка төшеп киткән. Машина капланган. Шофер шунда ук үлгән. Шуны билгеләргә кирәк: ирнең машина белән идарә итү таныклыгы булмаган.
Әбҗәлил районында “Митсубиси ланссер” машинасында 25 яшьлек егет 48 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүле тәүлекнең караңгы вакытында машина юлына кинәт килеп чыккан. Зыян күрүче күпсанлы җәрәхәтләр алган һәм үлгән. Беренчел мәгълүмат буенча, җәяүле исерек булган.
Шушы көннәрдә Уфада җитди авария булган, анда 7 яшьлек кыз зыян күргән.
Перспектива урамында 27 яшьлек егет “Киа Спектра” машинасы белән идарә иткәндә каршы як полосадан килүче “Лада Гранта” белән бәрелешкән. Авариядә “Лада”ның 7 яшьлек пассажиры зыян күргән. Бала баш җәрәхәтләре алган һәм дәваханәгә салынган. Аның махсус креслода булуы билгеле. Әгәр креслода утырмаган булса, бу хәлләрнең ни белән тәмамлануы хакында уйлавы да куркыныч!
Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.
Т
уймазы районында Төмәнәк – Покровка автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига урынына Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, ике автомобиль – “Лада Калина” һәм “Ford Focus” бәрелешүе нәтиҗәсендә, беренчесенең 82 яшьлек водителе шунда ук һәлак булган. Икенче машина йөртүче һәм аның пассажиры тән җәрәхәтләре алган, әмма госпитальләштерүдән баш тарткан.
Юл һәлакәтләрендә балалар да, өлкәннәр дә зыян күрә. Юлларда сак булыйк!
Резида ВӘЛИТОВА.