+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь , 15:15

Башкортстан делегациясе журналистларның XXVI форумында катнаша

Быел киңкүләм мәгълүмат чаралары форумы Сочида 22-28 сентябрьдә уза һәм Русиянең барлык төбәкләреннән меңнән артык журналистны җыя. Чараның эшендә шулай ук Донецк Халык Республикасы һәм Херсон өлкәсе, Һиндстан һәм Сербия делегацияләре катнаша.  

Башкортстан делегациясе журналистларның XXVI форумында катнаша
Башкортстан делегациясе журналистларның XXVI форумында катнаша

Башкортстан делегациясен «Республика Башкортстан» нәшрият йорты һәм «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары тәкъдим итә.

Форум кырларында танылган журналистлар, медиаэкспертлар белән очрашулар, осталык дәресләре һәм “түгәрәк өстәлләр” булачак. Дискуссия клубы, күргәзмә үзәге һәм телевизион зал эшләячәк.

25 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Журналистлар берлегенең “Медиашефство: СМИ Башкортостана – Дети Донбасса» презентациясе булачак. Шулай ук бу көнне Башкортстанның Журналистлар берлеге һәм ДХР Журналистлар берлеге арасында килешугә кул куелачак.

Фото: sochi.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в