+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь , 18:35

Бер кеше дә ярдәмсез калмаячак!

ЛХР, ДХР һәм Украинадан 200 меңнән артык кеше бушлай нотариаль хезмәтләр алган.

Бер кеше дә ярдәмсез калмаячак!
Бер кеше дә ярдәмсез калмаячак!
2022 елның февраленнән сентябренә кадәр ЛХР, ДХР һәм Украинадан 200 меңнән артык кеше социаль әһәмиятле нотариаль гамәлләрне бушлай алган. Федераль нотариаль палата ташламалар рәвешендәге мондый ярдәмне башлап җибәрде.

Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина билгеләп үткәнчә, нотариуслар хезмәте буенча мәсьәлә гражданнар мөрәҗәгатьләрендә дә, мәҗбүри күченеп килүчеләрнең вакытлыча килеп тору пунктларында да еш күтәрелә.

- Безнең илдә күченеп килүчеләргә ярдәм итү өчен барлык чаралар күрелә. Шул исәптән Федераль нотариаль палата ДХР һәм ЛХР кешеләрен нотариаль хезмәтләр өчен түләүдән азат итү турында карар кабул итте. Бүгенге көндә мондый хезмәтләрне 200 меңнән артык качак алган. Бу инициатива агымдагы елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә булачак. Хәзер, ихтыяҗ зур булу сәбәпле, нотариусларның түләүсез хезмәтләрен билгесез срокка озайту мәсьәләсе карала, - дип аңлатты ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в