+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь , 17:45

"Без туган ягыбызга кайтабыз"

Ел саен Русия Журналистлар берлегенә берләшергә ярдәм итә һәм тармакның заманча бурычлары турында фикер алышу мәйданчыгына әверелә торган «Бөтен Русия-2022» XXVI заманча журналистика форумы кырларында Башкортстан Республикасы стендын тәкъдир итү булды.

"Без туган ягыбызга кайтабыз"
"Без туган ягыбызга кайтабыз"

Әлеге форум Сочида үтә.

Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьевка һәм секретаре Роман Серебряныйга Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Хезмәттәшләребез безнең проектлар белән кызыксынды, аларның күбесе медиапатриотизм темасы белән бәйле. Бүген Башкортстан журналистлары сәламәт мәгълүмат мохитен саклауга зур өлеш кертә, Донбасстагы коллегаларына мәгълүмати, гуманитар проектлар белән ярдәм итә. Бу юнәлештәге эшне дәвам итәргә һәм киңәйтергә килештеләр.

Журналистларның бурычы үзгәрешсез – дөрес мәгълүмат бирү, җәмгыятьнең тотрыклылыгына хезмәт итү. Бүген Ватанны саклау һәм тугандаш республикаларга ярдәм итү буенча яңа бурычлар өстәлә. Херсон, ДНР һәм ЛНРдагы коллегаларыбыз белән аралашуны дәвам итәрбез. Русия журналистлар берлеге дәүләт куйган бурычларны үтәр дип уйлыйм, - диде Марат Газизов.

Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе Вәдут Исхаков иҗтимагый оешма эше турында сөйләде. Быел журналистлар өчен рекордлы сандагы проектлар оештырылган, аларның иң эреләре – «Медиайыйын» форумы, «Журфест», шулай ук Русиядә беренче «Медиагеройлар узышы». Форумда катнашучылар өчен Башкортстан стенды янында курай көйләре яңгырады, кунаклар милли ризыклардан авыз итте.

Русия-Һиндстанның "Диша" дуслык җәмгыяте президенты Сингх Рамешвар икенче тапкыр «Бөтен Русия» журналистика форумында катнаша.

- Һәрвакыт бу мәйданчык мине оешманың күләме һәм дәрәҗәсе белән гаҗәпләндерә. Бу коры, рәсми очрашулар түгел, ә кызыклы һәм актуаль сессияләр, иң яхшы экспертлар, Русиянең төрле төбәкләрендәге коллегалар белән танышу мөмкинлеге. Бүген, Русиягә бик зур мәгълүмати һөҗүм шартларында, мондый чаралар журналистлар җәмгыятенә үз эшен дәвам итү – дөресен сөйләү, Ватанны яклау өчен хезмәттәшләренең иңен тою өчен тагын бер сәбәп булып тора. Һиндстанда «хакыйкать җиңә», диләр, - диде ул.

Херсон дәүләт университеты каршындагы «Таврия» телеканалы директоры урынбасары, «Мирас» күпбалалы гаиләләр берлеге башлыгы Елена Шелестенконың тамырлары Уфада, аның бабасы Уфада яшәгән. Хәзер Дим районында туганнарында улы белән сеңлесе яши, алар инде Русия гражданлыгы алган.

- Без Башкортстанның Донбасстан, Херсоннан һәм Запорожьедан күченеп килүчеләрне ничек кабул итүенә бик рәхмәтле. Аларны үзләренеке кебек каршылыйлар. Барысы да – гади кешеләр дә, оешмалар да – торак, документлар, мәктәпкә җыену белән ярдәм итә, - ди журналист. - Бүген безнең яраткан Херсон икенче Мариупольгә яки Донецкка әверелә. Форумга бару юлында без понтон кичүе аша үттек. Ике сәгатьтән соң аны ВСУ бомбага тотты. Кечкенә балаларымның балачагын урладылар, бу җәй эчендә олыгайдылар. Без, херсонлылар, Русия составына Кырым кебек керергә телибез. Минем ата-бабаларым бу шәһәрне төзегән, аны җимерек килеш күрү авыр. Без Русия составына кереп кенә калмыйбыз, өйгә, үзебезнең туган ягыбызга кайтабыз.

«Бөтен Русия-2022» форумы эшен дәвам итә. Секцияләрдә һәм осталык дәресләрендә әйдәп баручы журналистлар, политологлар һәм экспертлар чыгыш ясый.

Фото: мг

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в