+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь , 18:42

"Ходай фатыйхасы белән Җиңү артыннан барабыз!"

Уфада "Торатау" Конгресс-холлы каршындагы мәйданда "Шәйморатов варислары үзебезнекеләрне ташламый!" дигән митинг-концертында Русия Герое Максим Серафимовның әтисе Владимир Серафимов чыгыш ясады.

"Ходай фатыйхасы белән Җиңү артыннан барабыз!"
"Ходай фатыйхасы белән Җиңү артыннан барабыз!"
- Улым Русия Герое булыр дип беркайчан да уйламаган идем. Мин аның һәм шундый авыр һөнәр сайлаган егетләр белән горурланам.

Әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы иптәшләренә теләктәшлек белдерик, ә мин үз республикамда тууым, үсүем һәм яшәвем белән горурланам. Башкортстан Русия белән бергә үзебезнекеләрне ташламый.

Улымның тормышында һәрвакыт урыс офицерларының девизы - "Жизнь - Родине, честь - никому" яңгырады. Бүгенге көндә Ватаныбызны һәм даныбызны югалтмас өчен без дөрес юлда.

Ходай белән бергә, Җиңү артыннан барабыз! - диде ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в