+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2022, 10:36

Үлем хәлендә Сургутта табылган

Уфада югалган эт хуҗалары шунда ук юлга чыккан.

Үлем хәлендә Сургутта табылган
Үлем хәлендә Сургутта табылган

Башкалада яшәүче Сабитовлар җиде ел элек хаски токымлы этләрен югалткан булган. "Йохан" җиде ел элек югалган, хуҗалар аны бөтен шәһәр буйлап эзләгән, игъланнар элгән, ләкин этне таба алмаганнар.

Ике елдан соң, 2017 елда, социаль челтәрләрдә игелекле кешеләр сөякләре сынган, корсагы яралы этне Сургутта табулары һәм хуҗасын эзләүләре турында игълан элә.

Ләйсән Сабитова ире белән этләрен таный һәм юлга чыга. Урындагы ветеринария табиблары "Йохан"га ярдәм итә алмый. Нәтиҗәдә, Сабитовлар аны Уфага алып кайта.

Биредә ветеринар Айрат Котлиматов, эткә буын урынына протез куеп, илдә иң сирәк операцияләрнең берсен ясый. Аның ярдәме белән эт савыга. Хәзер аңа тугыз яшь, ул инде йөгереп йөри.

Дуслык та, тугрылык та, ярату да бар бит ул дөньяда!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: