Башкортстанда мәҗбүри күченүчеләр өчен сайлау участоклары оештырылган, алар анда Русия составына керү уңаеннан үз фикерләрен белдерә алачак. Аларга бу эштә референдумнарның участок сайлау комиссияләре ярдәм итә.
Аерым алганда, Башкортстанда тавыш бирү түбәндәге срокларда узачак:
3 сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр – Башкортстан буенча тавыш бирү бүлмәсеннән тыш, сайлаучылар төркемнәре өчен;
27 сентябрьдә – Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә тавыш бирү бинасында.
Референдумда катнашу өчен Русиягә килгәнче ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә яшәүне раслаучы паспорт яки теләсә нинди документ кирәк.
Референдумда катнашу мәсьәләләре буенча кол-үзәккә мөрәҗәгать итәргә була: 8-800-200-00-20 - бушлай күпканаллы телефон;
8-800-347-54-54 - Башкортстан Республикасында референдум буенча чит ил сайлау комиссияләренең "кайнар линиясе". «Кайнар линия»нең эш вакыты 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Фото: башинформ