+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 сентябрь 2022, 15:05

"Референдум - көтеп алган тарихи вакыйга"

Бүген Уфада Донбасс төбәгендә үтүче референдумны хуплап митинг-концерт уза. Русия Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова әлеге чара һәм өлешчә мобилизация уңаеннан фикерләре белән уртаклашты.

"Референдум - көтеп алган тарихи вакыйга""Референдум - көтеп алган тарихи вакыйга"
"Референдум - көтеп алган тарихи вакыйга"
"Ватаныбыз өчен бик җаваплы чор. Аны һәрберебез тоя. Һәрберебезнең гаиләсендә ата-бабалар сугышта катнашкан. Ә хәзер күп гаиләләрдә махсус операциягә китүчеләр булачак. Әлбәттә, бу - безнең ил өчен зур сынау. Шушы сынауны җиңеп чыгар өчен, тагы да бер тапкыр нацизмны җиңәр өчен безгә көч кирәк, бердәмлек кирәк. Бу бердәмлекне бүген һәр кеше тоя. Шуңа күрә бүген һәрберебез үз урынында эшебез белән, сүзебез белән җиңүгә ярдәм итик.

Президент кабул иткән карар аның өчен дә, ил өчен дә катлаулы һәм җаваплы, әмма без үзебезнең суверенитетны саклыйбыз һәм бүген башланган референдумнар ул - көтеп алган тарихи вакыйга.

Шушы дүрт төбәктә яшәүче кешеләр сигез ел безне көтте. Алар белән сөйләшкән чакта да шушы хакта әйтәләр иде. Референдумнар үткәннән соң без аларны үзебезнең туган илебездә көтәбез, алар өчен дә куанычлы көннәр килер, дип ышанам. Аларга ярдәм күрсәтергә әзербез.

Илебезне яклар өчен, саклар өчен бүген көч һәм батырлык кирәк. Башкортстан - батырлар иле, җиңү безнең белән булачак, һәрберебез аның өчен үз өлешен кертәчәк".

фото: rus.ye02.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас