+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 сентябрь 2022, 09:00

Чиновниклар социаль челтәрләрдә эшләргә тиеш!

 Бу халыкның мөһим мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Башкортстан чиновниклары социаль челтәрләрдә эшләргә тиеш!Башкортстан чиновниклары социаль челтәрләрдә эшләргә тиеш!
Башкортстан чиновниклары социаль челтәрләрдә эшләргә тиеш!
Башкортстан Башлыгының 2020 елның 13 октябрендәге РГ-273 санлы боерыгы буенча чиновниклар социаль челтәрләрдә сәхифәләр булдырырга һәм атнага ким дигәндә дүрт тапкыр постлар бастырып чыгарырга тиеш. 2022 елның сентябренә өч социаль челтәрдә ("ВКонтакте", "Телеграм" һәм "Одноклассники") Башкортстанның барлык районнары һәм шәһәрләре башлыкларының (210 бит) һәм барлык министрларның (99 бит) бите бар.

Бу халыкның иң мөһим, актуаль мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә. Радий Хәбиров хакимиятнең төп бурычы - социаль челтәрләргә керү, анда эшләү, дөрес булмаган мәгълүматка каршы тору һәм уңай повестка булдыру, дип берничә тапкыр ассызыклады.

Искәртеп узабыз, Русия буенча барлык ведомстволарның һәм ведомство учреждениеләренең рәсми битләре агымдагы елның 1 декабренә төзелергә тиеш. Шул исәптән министрлыклар, шәһәр һәм район хакимиятләре, мәктәпләр, хастаханәләрнең дә. Таләп 14.07.2022 ел, № 270-ФЗ Федераль закон белән бәйле.

Kazan Digital Week форумында гражданнар һәм дәүләт органнары хезмәттәшлеге мөмкинлекләрен Санлы үсеш министрлыгы, VK һәм «Диалог Регионы» оешмасы җитәкчеләре тикшерде. "ВКонтакте" дәүләте" секциясендә экспертлар кулланучылар өчен эффектив коммуникацияләрне җайга салу һәм уңайлы мәгълүмат инфраструктурасын булдыру турында фикер алыштылар.

«Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Владимир Табак сүзләренә караганда, 46,6 млн кулланучы «ВКонтакте»да теркәлгән.

«Вконтакте» ның айлык аудиториясе 100 млн кулланучы тәшкил итә, һәм бу Русиядә аралашу өчен иң популяр мәйданчык. VK генераль директоры Владимир Кириенко рәсми паблик статусы булган берләшмәләрне социаль челтәрләрдә кулланучылар өчен мөһим мәгълүмат каналы дип саный.

- Без мондый берләшмәләрнең популярлыгын күрәбез, аларның ышаныч дәрәҗәсе югары. Шуңа күрә аларны булдырганда, контентның сыйфаты һәм сакланганлыны югары дәрәҗәдә булуына инану мөһим. Моның өчен пабликның ике факторлы авторизациясен кертергә кирәк. Шулай ук рәсми берләшмәнең дәүләт хезмәтләре аша расланган статусы хәвефсезлек дәрәҗәсен күтәрә, - диде ул.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас