+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 сентябрь 2022, 08:21

"Әбиләр чуагы" тәмамландымы?

Башкортстанда синоптиклар яңгырлар һәм суыклар килүе турында хәбәр итә.

"Әбиләр чуагы" тәмамландымы?"Әбиләр чуагы" тәмамландымы?
"Әбиләр чуагы" тәмамландымы?

"Башгидрометеорология" үзәге синоптиклары алдагы көннәргә һава торышын фаразлады. Метеорологлар мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар һәм суык һава торышы килә.

Бүген, 25 сентябрьдә, көндез кыска вакытлы явым-төшем һәм талгын җил булуын вәгъдә иттеләр. Температура көндез +16,+21 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 26 сентябрьдә, урыны белән көчле яңгырлар узачак. Төнлә һава температурасы +5,+10, көндез +9,+14 градус булачак.

Фото: Горобзор.ру

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас