

Милли көрәш мәйданында теше-тырнагы белән бил бирмәскә тырышкан бәләкәй батырларны күзәтү – үзе бер мәрәкә. Авыл батырларына алмаш үсә, борынгыдан килгән милли йолаларыбыз онытылмый, дип сөенеп тә, горурланып та куясың. Ә балаларның ничек шатлануларын күрсәгез, белсәгез икән сез! Гүя, бәхет кошы тотканнармыни: елтыр күзләре очкынланып яна, йөзләре кызарган, чәчләре тырпайган, авыз ерык, кулда – сабантуй бүләкләре… Мондый да матур күренешне эзләп тә таба алмыйсың. Биредә хәрәмләшү, күрәләтә алдашу, мутлашу, гаделсезлекнең тамчысы да юк. Биредә тик намус һәм гаделлек, чаялык һәм җитезлек, шатлык һәм сөенеч, эчкерсезлек һәм ихласлык тантана итә.
Их, бер чын рәссам килеп чыксын иде дә шушы балачак бәхетен ничек бар, шулай сурәтләсен иде дип уйлап торганда… Я, Ходай, мәйдан уртасына таба чалыш-чолыш атлап, лаякыл исерек бер хатын килә! Чәче-башы тузган, йөзе ямьсез, өс-башы пычранып беткән – нәкъ албасты инде. Үзе кулларын бутый-бутый нидер сөйләнә… Менә ул сөрлегеп китте, чак барып төшмәде… Мин… имәнеп киттем. Таныдым мин аны, таныдым. Тик исемен язарга гарьләнәм, ул да бит минем авылдашым. “И-и, исең китмәсен, ул көн саен шулай, эшсез яткан малае белән икәүләп эчәләр”, – диделәр миңа.
Балалар бүген, әлбәттә, мөселман авылларының да мотлак бер атрибутына әйләнгән исерек хатын болганып йөри дип, уеннарын туктатмады. Тик сабантуйның алтын төсендәге кояшының бер өлешен карага буяп куйдылар сыман. Бер мичкә балга бер чүмеч дегет чумдырдылармыни! Чөнки хәзер бу мәйданда түбәнлек һәм мескенлек тә, ямьсезлек һәм яман чир дә, шулар нәтиҗәсендә җирәнү һәм чиркану да, гарьлек һәм оят та, кызгану да, ни кызганыч, битарафлык һәм гамьсезлек тә бар иде.
...Юк, рәссамның бу күренешне төшерүен һич теләмим мин.
Зәйфә Салихова.
Бәләбәй шәһәре.