

Җенле тау
Авыл янындагы бер калкулыкны “Җенле тау” дип атыйлар. Элек ул бик биек тау булган, ә хәзер калкулык хәлендә генә калган.
Бу тау башында элек җеннәр авылы урнашкан булган. Һәр елны алар туй үткәрә торган булган. Әгәр дә җеннәр туе вакытында таудан берәр кыз үтсә, аны тотып, үзләренә алып калалар икән.
Менә шулай бер матур көнне яшь кыз бала күрше авылга нәнәсенә кунакка барырга чыккан. Урап йөрмәс өчен тау аша үтәргә булган. Тауга менүе булган, җеннәр кулына килеп эләккән. Бер җен, бу кызның чибәрлеген, сылулыгын күреп, гашыйк булган һәм, аны үзенә алып калып, өйләнгән.
Кыз туган йортыннан, сөйгәненнән аерылуына нык кайгырган. Җен, моны күреп, тау башына йорт салдырган һәм кызның әниләрен торырга алып килгән. Кызның әти-әнисе шушы йортта яшәгәннәр. Алар үлгәч, бу йортта торырга беркем дә риза булмаган.
Ул җимерелеп беткән йорт әле дә шул “Җенле тау” башында тора. Аны халык “җеннәр йорты” дип атый. Ул тирәгә өй салып кергән кешенең балалары булмый икән. Шуңа күрә халык бу калкулыкны урап уза.
(1997 елда Чишмә районының Яңавыл авылында Мөскинә Мөрсәлимовадан Гүзәл Нәфыйкова язып алган.)
Сихерле түгәрәк
Дүрмән авылы янында кечкенә генә бер каенлык бар. Хәзер анда Сабан туйлары һәм төрле бәйрәмнәр үтә. Бу урын белән күп кенә сәер вакыйгалар бәйле. Шундыйларның берсе турында сөйләп үтмәкчемен.
Бу хәл 1960 елларда була. Шәмсинур исемле әбинең бозавы кайтмый һәм ул аны эзләргә кичкә каршы чыгып китә. “Үлән йолкып алып кайтырмын”, – дип, үзе белән капчык та ала. Шәмсинур әби бозауны таба алмый һәм кайтышлый каенлыкны да караштырып чыгарга була.
Инде караңгы төшкән, Ай калыккан икән. Каенлык зур булмаса да, әби аның эченнән бик озак чыга алмый йөри. Авыл өйләренең утлары күренә, ә кайтып җитеп булмый. Шулай йөри торгач, әби арый һәм капчыгын ташлап калдыра. Тагын бераз баргач, караса, алдында капчык ята. Бу аның үзе ташлап калдырган капчыгы булып чыга. Әби бер түгәрәк буйлап йөргән дә йөргән икән. Иртән беренче әтәчләр кычкыргач кына әби бу сихерле түгәрәктән ычкынып кайтып китә ала. Бу җирдә күп кенә кешеләр шулай адашып йөргән икән.
(1998 елда Шаран районының Дүрмән авылында Флүрә Гыйльфановадан (1939 елгы) Айгөл Кашапова язып алган.)
Тимка күле
Королево дигән урыс авылыннан ерак түгел гаҗәеп матур күлдә су кызы яшәгән. Кич түгәрәк Ай калкып, табигать сихри нурга төренгәч, ул ярга чыккан. Су кызы бик матур, үзе сагышлы булган. Озын чәчләреннән су агып тора икән. Авыл ягына карап, кемнедер көткән, юксынган. Су кызын кешеләр дә бик кызганган, тик ярдәм итә алмаганнар. Ә су кызы һәр кичне ярга чыккан. Бик озак көткән ул, аннары акрын гына юк булган. “Тимка” исемле авыл кешесе күлгә баткач, ул ярга чыгудан туктаган. Су кызы аны үзенеке иткән, кире кайтармаган, диләр.
(1973 елда Аскын районының Аскын авылында Петр Борисовтан (1937 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган.)
“Урыс атасы” тавы
Чатра авылыннан ерак түгел “Урыс атасы” дигән зур, хикмәтле тау бар. 1917 елгы канкоеш вакытында бу тау башына урыс кешесе күмелә. Аның кем булуы билгеле түгел. Шуннан бирле тау “Урыс атасы тавы” дип йөртелә башлый.
Һәр бәйрәм саен авыл халкы шушында килә. Ләкин тау башыннан төшәр алдыннан, һич онытмыйча, җирдә чәч бөртегеңне яисә тимер акча калдырырга кирәк. Бу әйберләрне җиргә салганда: “Тау, мине тотма, шуны тот!” – дип, берничә тапкыр кабатлана. Халык әйтүенчә, бер әйбер дә салмаган кешене бизгәк тота башлый, имеш.
(1996 елда Благовар районының Күчәрбай авылында Рәзимә Минһаҗевадан (1937 елгы) Нурия Вәлиева язып алган.)
Үксез күл
Элек бу күл бик тирән булган. Аның янына кешеләр якын килергә дә курыккан, чөнки су эчендә Аҗдаһа яшәгән икән. Ул күл буена килгән хайваннарны, кошларны ашап торган. Соңрак кешеләргә дә ташлана башлаган.
Мондый Аҗдаһаны төрлечә юк итеп була икән. Берчак каты җил чыгып, болыт аны үзенә ала. Аждаһа күккә ашканда улап менгән. Шушы давылдан соң, якын-тирә авыллардан кош-корт, хайваннар югалмый башлаган, ә күл бик саеккан.
(1998 елда Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылында Һадия Мөхәммәтҗановадан Алия Мөхәммәтҗанова язып алган.)
Кайдәфә тугае
Күп еллар элек була бу хәл. Рәсмәкәй авылында Кайдәфә исемле олы гына яшьтәге бер әби үлеп китә. Аны җирләгәннән соң авылда күпләп, йорты-йорты белән, кешеләр кырыла башлый. Халык бу хәлгә бик аптырый.
Олылар җыелып киңәшләшкәч, бу әбине зираттан чокып алып карарга булалар. Бу эшне Сәлим Ибраев исемле бик кыю йөрәкле картка кушалар. Кайдәфә әбине чокып алсалар, ни күзләре белән күрсеннәр: карчыкның кәфене авызына тулып, канланып беткән була. Картлар Кайдәфә әбине агач савытка салып, басуга илтеп яндыралар. Шуннан соң гына авылда үлем туктый. Ә басу “Кайдәфә тугае” дип атала башлый.
(1998 елда Кушнаренко районының Рәсмәкәй авылында Римма Ибәтуллина язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)