

Әмма көннәрдән-бер көнне “ул тәрбиягә бала ала икән” дигән сүз чыкты. Буш сүз булмады ул: документлар артыннан йөреп, тәрбия дәресләренә барып, алар хатыны белән бер түгел, хәтта бертуган ике кызны тәрбиягә алдылар.
Менә шуннан ул кинәт үзгәрде дә куйды: күзләреннән нур сирпелә, йөзендә – иҗтиһатлык, атлаулары нык, ышанычлы, гәүдәсе озын, төз. Бөтен килеш-килбәтеннән, тышкы кыяфәтеннән Әти булу горурлыгы бөркелә! Яныннан “Исәнмесез” дип кенә үтеп китәсе килми, туктап, кызларыгыз ничек, дип сораштырасы килә. Ул күкрәгеннән ургылып чыккан көчле тавышы белән кызларының нәни сөенечләре турында шундый яратып, мавыгып сөйли, ирексездән аңа ихтирам артканнан-арта бара. Ә бит аның кинәтбайларныкы кебек хан сарайлары да, кая куярга белмәгән артык акчалары да юк, хәләл акчасына сатып алган ике бүлмәле фатиры да үзе шикелле олы йөрәкле хатыны гына бар.
Беркөнне ул миңа: “Зәйфә, кызларымны күрергә теләгән идең, әнә алар хатыным белән утыра”, – дип, Матбугат йортыннан ерак түгел эскәмиядә утырып торучы якыннарын күрсәтте. Курчак кебек матур итеп киенгән ике кыз икесе ике яктан Әниләренә сыенган. Йөзләрендә, күзләрендә – шатлык, шатлык, шатлык!
…Ә янымда, елмаеп, якыннарын күзәтеп басып торучы, киеменә, кулларына, хәтта битенә типография буявы буялып беткән шушы ир бу мәлдә илаһи матурлыкның үзе иде.
Зәйфә Салихова.
Бәләбәй шәһәре.
Фото: news.myseldon.com