+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 сентябрь 2022, 11:34

Дөньям яме гөлләрдә

“Җәйне озату” бәйгесенә көзгә кергәч йомгак ясалды.Русия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан Дүртөйле районында “Җәйне озату” бәйгесе игълан ителде. Максат уңганлыкта, гүзәллек тудыру осталыгында ярышу, ягъни шәхси бакчалардагы чәчәкләрне башкалар хөкеменә чыгару һәм күңелле минутларны тарих битләрендә калдыру иде.

Дөньям яме гөлләрдәДөньям яме гөлләрдә
Дөньям яме гөлләрдә

Чарада Дүртөйленең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзалары бик теләп катнашты. Алар елның-елында җәй көннәрендә, берсеннән-берсе уздырып, төрле-төрле чәчәкләр үстерә.
“Җәйне озату” бәйгесенә йомгак ясау үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Бу чара өчен табигать тә, инде барлык хәяттә көз сулышы сизелүгә карамастан, иң чагу, иң матур көннәренең берсен бүләк итте. Төрле номинация җиңүчеләре дип Рәсимә Сәмигуллина, Рәйсә Рәхимҗанова, Рәзилә Солтанова, Илсөяр Рәхимҗанова, Раушания Исхакова, Фируза Кучимова, Светлана Васикова табылды. Ә инде беренче урынга Әнисә Хакова лаек булды. Бәйгечеләр, районыбыз тарихы өчен “Әллүки” әгъзасы Әнисә Хакова бәйләгән эшләпәләрне киеп, кадерләп тәрбияләгән гөлләре янында фотосурәткә дә төште.
Әнисә Хакова – һәр эшкә уңган, алтын куллы ханым. Ул Туймазы шәһәрендә “Бабай утары”нда үткән “Җырлыйк әле” фестивалендә “Гүзәлләр тудырган гүзәллек”, “Татарның чигүле сөлгесе” кул эшләре бәйгеләрендә җиңү яулады. Шәһәребезнең иң оста чәк-чәк пешерүчесе дә нәкъ менә ул.
Раушания Исхакова җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Ул – татар халкының киләчәге өчен җан атучы, бу өлкәдә озак еллар хезмәт салучы милләтпәрвәр якташларыбызның берсе. Районыбызда оештырылучы барлык мәдәни чараларда да ярдәм кулы сузучы, актив катнашучы танылган шагыйрәбез Фәния Габидуллинага да рәхмәтләребез иксез-чиксез.

Светлана Васикова,
Дүртөйле районы “Ак калфак” бүлекчәсе һәм “Әллүки” халык фольклор ансамбле җитәкчесе.

Фото: Р.Исхакова.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас