+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2022, 07:25

Агыйделдә Инклюзив сабантуй узды

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Колсарина һәм парламент депутаты, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре урынбасары Елена Арямнова Агыйдел шәһәрендә үткән Инклюзив сабантуйда булдылар.

Мәдәни чара “Бердәм Русия”нең урындагы бүлекчәсе тарафыннан өлкән буын вәкилләре һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылды. Проект конкурс йомгаклары буенча партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе алган грант акчасыннан финансланды.

Депутатлар Сабантуйда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, барысына да яхшы кәеф теләде. Чара “Савитар” өстәмә белем бирү үзәгендә һәм “Агыйдел” спорт-ял комплексында узды. Сабантуйда иҗади мәйданчыклар эшләде, туку, рәсем төшерү, аппликация ясау буенча осталык дәресләре үтте. Теләге булганнар халык уеннарында һәм музыкаль конкурсларда катнаша алды. Үзешчән сәнгать артистлары концерт куйды.

Бәйрәм ахырында бүләкләр уйнату оештырылды.

Агыйделдә Инклюзив сабантуй узды
Агыйделдә Инклюзив сабантуй узды
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас