+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2022, 07:47

Кемнәргә бронь тиешле?

Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев өлешчә мобилизация вакытында нинди предприятиеләрнең броньлы булуы турында сөйләде.

Кемнәргә бронь тиешле?Кемнәргә бронь тиешле?
Кемнәргә бронь тиешле?
Бу хакта ул 26 сентябрьдә БСТ эфирында өлешчә мобилизацияләүгә багышланган брифинг вакытында сөйләде.

- Безнең ике исемлек бар. Бу - безнең оборона-сәнәгать комплексы структурасына кергән 14 сәнәгать предприятие реестры. Бу реестр Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы боерыгы белән расланган. Бездә мобилизация йөкләмәсе булган 30дан артык сәнәгать предприятиесе бар. Моннан тыш, дәүләт оборона заказын үтәүче һәм башкаручысы булган, ягъни кооперациядә эшләүче предприятиеләр бар. Менә шушы барлык предприятиеләр буенча без Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән турыдан-туры эшлибез, исемлекләрне раслыйбыз һәм безнең хәрби комиссариатларга җибәрәбез, - дип аңлатты төбәк Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе.

Югары квалификацияле, «критик әһәмиятле», гражданлык предприятиеләре хезмәткәрләре дә броньга исәп тота ала. Республика Сәнәгать министрлыгы район һәм шәһәрләрдәге хәрби комиссариатларга күрсәтеләчәк хезмәткәрләрнең исемлеген әзерли.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас